نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
860 | 6 | 71 | قل أندعو من دون الله ما لا ينفعنا ولا يضرنا ونرد على أعقابنا بعد إذ هدانا الله كالذي استهوته الشياطين في الأرض حيران له أصحاب يدعونه إلى الهدى ائتنا قل إن هدى الله هو الهدى وأمرنا لنسلم لرب العالمين |
| | | Әйт: "Безгә файданы да, зарарны да ирештерә алмый торган затка гыйбадәт кылыйкмы Аллаһудан башка? Аллаһ безне туры юлга күндергәннән соң бу туры юлны ташлап, әүвәлге адашуыбызга кире кайтыйкмы? Шайтаннарның алдавы белән кырда яки урманда адашып аптырап калган кешеләр кеби, ул адашып аптыраган кешенең адашмаган юлдашлары да бар, алар чакырырлар: "Кил, туры юл монда", – дип. Әйт: "Әлбәттә, Аллаһ Һидәяте генә Һидәят, янә бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп, чын мөселман булырга Аллаһудан боерылдык", – дип. |
|
861 | 6 | 72 | وأن أقيموا الصلاة واتقوه وهو الذي إليه تحشرون |
| | | Янә намазларны вакытында үтәү белән боерылдык, Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз! Ул – Аллаһы ки, кубарылып аның хозурына барырсыз. |
|
862 | 6 | 73 | وهو الذي خلق السماوات والأرض بالحق ويوم يقول كن فيكون قوله الحق وله الملك يوم ينفخ في الصور عالم الغيب والشهادة وهو الحكيم الخبير |
| | | Ул – Аллаһ Җир вә Күкләрне халык кылды хаклык белән вә кубарылачак көнне "бар бул дияр – бар булыр", ягъни терелегез дияр – һәммә кеше терелер. Вә Аның сүзе хак, сабиттер, бул дигәне булыр. Исрафил суры өрелгән көндә бөтен кешеләр өстеннән патшалык Аныкы, Ул яшерен вә әшкәрә нәрсәләрне белүче, янә Ул гадел хөкем итүче, һәрнәрсәдән хәбәрдар. |
|
863 | 6 | 74 | وإذ قال إبراهيم لأبيه آزر أتتخذ أصناما آلهة إني أراك وقومك في ضلال مبين |
| | | Янә игътибар итегез! Ибраһим атасы Азарга әйтте: "Сынымнарны Илаһә дип белеп, аларга гыйбадәт итәсезме? Тәхкыйк сине вә каумеңне адашмакта күрәмен", – дип. |
|
864 | 6 | 75 | وكذلك نري إبراهيم ملكوت السماوات والأرض وليكون من الموقنين |
| | | Әнә шулай Ибраһимга кауменең эшен күрсәткәнебез кеби, Җир вә Күкләрдә булган нәрсәләрне – могҗизаларны аңа күрсәттек, Аллаһу тәгаләнең бөтен эшләренә якыннан – шиксез ышанучылардан булсын өчен. |
|
865 | 6 | 76 | فلما جن عليه الليل رأى كوكبا قال هذا ربي فلما أفل قال لا أحب الآفلين |
| | | Кич караңгы булгач, Ибраһим йолдызларны күрде, йолдызларга гыйбадәт кылырга ярамаганлыкны аңлатыр өчен хәйлә корып, бу сүзләрне әйтте: "Йолдызга ишарә кылып, бу йолдыз минем Раббым", – диде, иртән йолдыз югалгач, мөшрикләр янына килгәч, аларга: "Үзгәреп-югалып киткән нәрсәләрне һич сөймим, Илаһә дияргә риза түгелмен", – диде. |
|
866 | 6 | 77 | فلما رأى القمر بازغا قال هذا ربي فلما أفل قال لئن لم يهدني ربي لأكونن من القوم الضالين |
| | | Ибраһим айның туганын күргәч: "Будыр минем Раббым", – диде, Ай баегач мөшрикләргә карап: "Ай да үзгәрде-югалды, әгәр Раббым мине туры юлга күндермәгән булса, әлбәттә, мин дә сезнең кеби адашкан кавемнәрдән булыр идем", – диде. |
|
867 | 6 | 78 | فلما رأى الشمس بازغة قال هذا ربي هذا أكبر فلما أفلت قال يا قوم إني بريء مما تشركون |
| | | Кояш тугач, аңа карап, көлеп әйтте: "Бу Кояш минем Раббымдыр – барысыннан да зуррак, Илаһә булырга яраклы", – дип, Кояш баегач, мөшрикләргә карап әйтте: "Ий каумем! Күрдегезме, Кояш та үзгәрде-югалды мин, әлбәттә, сез Аллаһуга тиңдәш иткән нәрсәләрнең һәммәсеннән дә бизүчемен", – дип. |
|
868 | 6 | 79 | إني وجهت وجهي للذي فطر السماوات والأرض حنيفا وما أنا من المشركين |
| | | Ибраһим әйтте: "Батылдан хакка авышканым хәлдә Җир вә Күкләрне төзүче. Аллаһуга йөземне юнәлдердем вә мин Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылучы түгелмен", – дип. |
|
869 | 6 | 80 | وحاجه قومه قال أتحاجوني في الله وقد هدان ولا أخاف ما تشركون به إلا أن يشاء ربي شيئا وسع ربي كل شيء علما أفلا تتذكرون |
| | | Ибраһимнең кауме үзләренең батыл, пычрак эшләрен яклап Ибраһим белән әрепләштеләр. Аларга Ибраһим әйтте: "Ий мөшрикләр! Аллаһ һәм Аның хөкемнәре хакында минем белән әрепләшәсезме? Хәлбуки, тәхкыйк Ул мине туры юлга күндерде – Аллаһ белән тиңләштергән сезнең сынымнарыгыздан һәм Намурутыгыздан курыкмыймын, мәгәр Аллаһуның миңа берәр зарар теләвеннән куркам, Раббымның белеме һәрнәрсәне чолгап алды. Әйә сез вәгазьләнмисезме?" – дип. |
|