نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
846 | 6 | 57 | قل إني على بينة من ربي وكذبتم به ما عندي ما تستعجلون به إن الحكم إلا لله يقص الحق وهو خير الفاصلين |
| | | Әйт: "Мин Раббымнан күрсәтелгән дәлилләр белән генә эш кылам, ләкин сез ул хак булган дәлилләрне ялган дисез, сез таләп иткән ґәзаб минем ихтыярымда түгел. Һәлак итүче ґәзаб белән хөкем итү Аллаһудан башка затның көчендә түгел, Аллаһ хакны бәян кыла вә ул хакны батылдан аеручыларның хәерлесе. |
|
847 | 6 | 58 | قل لو أن عندي ما تستعجلون به لقضي الأمر بيني وبينكم والله أعلم بالظالمين |
| | | Әйт: "Әгәр сез ашыгып таләп иткән ґәзаб минем ихтыярда булса иде, әлбәттә, арабызда хөкем булып тиешле ґәзабны алыр идегез, Аллаһ залимнәрнең эшен белә. |
|
848 | 6 | 59 | وعنده مفاتح الغيب لا يعلمها إلا هو ويعلم ما في البر والبحر وما تسقط من ورقة إلا يعلمها ولا حبة في ظلمات الأرض ولا رطب ولا يابس إلا في كتاب مبين |
| | | Яшерен нәрсәләрнең ачкычлары Аллаһ кулында, аларны Аллаһудан башка белүче булмас, вә ул корыда һәм суда булган нәрсәләрне белә, янә агачтан бер яфрак төшсә, аны ул белә, дәхи туфрак астында кечкенә бер орлык булса һәм җирнең өстендә я эчеңдә аз гына юешлек я корылык булса, әлбәттә, Аллаһ аларны алдан ук белеп, Ләүхүл-мәхфузъда язып куймыштыр. |
|
849 | 6 | 60 | وهو الذي يتوفاكم بالليل ويعلم ما جرحتم بالنهار ثم يبعثكم فيه ليقضى أجل مسمى ثم إليه مرجعكم ثم ينبئكم بما كنتم تعملون |
| | | Ул Аллаһ сезне кичтә-төнлә үтерә һәм көндез ни эшләгәнегезне белә, соңра рухларыгызны үзегезгә кайтарып сезне тергезер, билгеләнгән гомерегезнең мөддәте тәмам булыр өчен, гомерләрегез тәмам булгач, кайта торган урыныгыз Аллаһ алдында, аннары кылган гамәлләрегез белән Ул үзегезне таныштырыр. |
|
850 | 6 | 61 | وهو القاهر فوق عباده ويرسل عليكم حفظة حتى إذا جاء أحدكم الموت توفته رسلنا وهم لا يفرطون |
| | | Ул – Аллаһ коллары өстеннән кадир вә сезгә сакчы фәрештәләрең күндерер, алар сезнең гамәлегезне язарлар. Инде берегезгә үлем килсә, без күндергән фәрештәләр аның рухын алыр фәрештәләр килгәч, һич миһләт бирелмәс күз йомып-ачарга вакыт калмас. |
|
851 | 6 | 62 | ثم ردوا إلى الله مولاهم الحق ألا له الحكم وهو أسرع الحاسبين |
| | | Үлгәннән соң кешеләр хак хуҗалары булган Аллаһуга кайтарылырлар. Әґәһ булыгыз, хөкем итү Аллаһ эше вә ул хисап кылучыларның ашыгучырагы. |
|
852 | 6 | 63 | قل من ينجيكم من ظلمات البر والبحر تدعونه تضرعا وخفية لئن أنجانا من هذه لنكونن من الشاكرين |
| | | Әйт: "Корыда һәм диңгездә караңгылыктагы куркынычлардан сезне кем коткарыр?". Ул коткаручы заттан түбәнчелек белән әшкәрәдә һәм яшерендә һәлакәтлектән коткаруын сорыйсыз, әгәр бу һәлакәтлектән коткарса, әлбәттә, Аллаһуга итагать итеп һәм гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрдән булыр идек, дисез. |
|
853 | 6 | 64 | قل الله ينجيكم منها ومن كل كرب ثم أنتم تشركون |
| | | Әйт: "Ул һәлакәтлекләрдән фәкать Аллаһ үзе генә коткаручы һәм авырлыклардан азат итүче, соңра Аллаһудан башканы Илаһә тотып мөшрик буласыз", – дип. |
|
854 | 6 | 65 | قل هو القادر على أن يبعث عليكم عذابا من فوقكم أو من تحت أرجلكم أو يلبسكم شيعا ويذيق بعضكم بأس بعض انظر كيف نصرف الآيات لعلهم يفقهون |
| | | Әйт: "Өстегездән вә аяк астыгыздан сезгә ґәзаб җибәрергә яки сезгә азган халыкны аралаштырырга Аллаһ, әлбәттә, кадир", – дип. Ягъни мөселманнарның – кәферләргә яки батыл диндә булганнарга яки ислам динен бозучы бидеґәтче мөселманнарга аралашулары – шулдыр һәлакәтлек. |
|
855 | 6 | 66 | وكذب به قومك وهو الحق قل لست عليكم بوكيل |
| | | Синең каумең Коръәнне ялган диделәр, хәлбуки ул Коръән – хак. "Мин сезне дингә көчләп кертүче вәкил түгелмен", – диген. |
|