نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
751 | 5 | 82 | لتجدن أشد الناس عداوة للذين آمنوا اليهود والذين أشركوا ولتجدن أقربهم مودة للذين آمنوا الذين قالوا إنا نصارى ذلك بأن منهم قسيسين ورهبانا وأنهم لا يستكبرون |
| | | Яһүдләрне кешеләр арасында мөселманнарга иң каты дошман итеп табарсың һәм мөшрикләрне мөселманнарга каты дошман итеп табарсың. (Мөшрикләрнең иң зурысы: мәҗүсиләр һәм коммунистлардыр). Без – насара диюче бер җәмәгатьне мөселманнарга дусрак – күңелләре белән якынрак табарсың, алар арасында галимнәр, габитләр булганы өчен, әлбәттә, алар Коръән сүзләрен ишеткәндә һич тәкәбберләнмәсләр. |
|
752 | 5 | 83 | وإذا سمعوا ما أنزل إلى الرسول ترى أعينهم تفيض من الدمع مما عرفوا من الحق يقولون ربنا آمنا فاكتبنا مع الشاهدين |
| | | Әгәр алар расүлгә иңдерелгән аятьләрне ишетсәләр күзләреннән яшь агадыр хакны – хак дип тануларыннан, һәм алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз – Аллаһ! Иман китердек, безләрне синең берлегең белән шәһадәт бирүчеләр белән бергә язгыл", – дип. |
|
753 | 5 | 84 | وما لنا لا نؤمن بالله وما جاءنا من الحق ونطمع أن يدخلنا ربنا مع القوم الصالحين |
| | | "Ни булган безгә Аллаһуга һәм үзебезгә килгән хак Коръәнгә ышанмаска, безгә ни булган? Әлбәттә, ышанабыз һәм Раббыбыз изгеләр белән бергә җәннәткә кертер дип өмет итәбез", – диделәр. |
|
754 | 5 | 85 | فأثابهم الله بما قالوا جنات تجري من تحتها الأنهار خالدين فيها وذلك جزاء المحسنين |
| | | Аллаһу тәгалә, аларның иман китереп мөселман булганнары һәм әйткән хак сүзләре өчен асларыннан елгалар агучы җәннәтләрне бирде, алар анда мәңге калырлар. Ул Җәннәтләр изгелек кылучыларның җәзасы. |
|
755 | 5 | 86 | والذين كفروا وكذبوا بآياتنا أولئك أصحاب الجحيم |
| | | Кәфер булган кешеләр безнең аятьләребезне ялганга тоттылар – алар җәһәннәм әһелләре. |
|
756 | 5 | 87 | يا أيها الذين آمنوا لا تحرموا طيبات ما أحل الله لكم ولا تعتدوا إن الله لا يحب المعتدين |
| | | Ий мөэминнәр! Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь нәрсәләрне үзегезгә хәрам кылмаган һәм Аллаһ сызган сызыктан тышкары үтмәгез! Дөреслектә сызыктан үтүчеләрне Аллаһ һич тә сөйми. |
|
757 | 5 | 88 | وكلوا مما رزقكم الله حلالا طيبا واتقوا الله الذي أنتم به مؤمنون |
| | | Вә ашагыз Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыклардан һәм үзегез ышанган Аллаһудан куркыгыз, сызыктан тышкары үтүдән сакланыгыз! |
|
758 | 5 | 89 | لا يؤاخذكم الله باللغو في أيمانكم ولكن يؤاخذكم بما عقدتم الأيمان فكفارته إطعام عشرة مساكين من أوسط ما تطعمون أهليكم أو كسوتهم أو تحرير رقبة فمن لم يجد فصيام ثلاثة أيام ذلك كفارة أيمانكم إذا حلفتم واحفظوا أيمانكم كذلك يبين الله لكم آياته لعلكم تشكرون |
| | | Аллаһ, сезне ґәзаб кылмас уйнап әйткән антларыгыз өчен аны үтәмәсәгез, мәгәр ґәзаб кылыр шәригать буенча ант ителгән дөрес урында – ант итеп тә ул ант үтәлмәсә. Ул үтәлмәгән антның кәффарәте: ун мескенгә аш ашатмак өй әһелләрегез ашаган ризыкның уртача булганы белән, яки ун мескенгә кием кидермәк, яки бер кол азат итмәк, боларны эшләргә көче җитмәсә, тоташ өч көн ураза тотар. Бу йөкләтелгән эшләр үтәмәгән антларыгызның кәффарәте, антларыгызны, әлбәттә, үтәгез! Әнә шулай Аллаһ үзенең хөкемнәрен сезгә ачык итеп аңлата, шаять шатланып, Аллаһуга шөкер итәрсез. |
|
759 | 5 | 90 | يا أيها الذين آمنوا إنما الخمر والميسر والأنصاب والأزلام رجس من عمل الشيطان فاجتنبوه لعلكم تفلحون |
| | | Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сынымнарга гыйбадәт итү – Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану – багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять котылырсыз – өстенлек табарсыз. |
|
760 | 5 | 91 | إنما يريد الشيطان أن يوقع بينكم العداوة والبغضاء في الخمر والميسر ويصدكم عن ذكر الله وعن الصلاة فهل أنتم منتهون |
| | | Хәмер эчүегез һәм отыш уеннары уйнауыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗум иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шайтан эше булган – нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә тыелыгыз! |
|