نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
743 | 5 | 74 | أفلا يتوبون إلى الله ويستغفرونه والله غفور رحيم |
| | | Әйә ул кәферләр бозык игътикатларыннан Аллаһуга тәүбә итмәсләрме? Һәм шундый зур гөнаһлары була торып, Аллаһудан ярлыкауны сорамаслармы? Әгәр тәүбә итеп, Аллаһуның берлегенә иман китереп, һәм Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле. |
|
744 | 5 | 75 | ما المسيح ابن مريم إلا رسول قد خلت من قبله الرسل وأمه صديقة كانا يأكلان الطعام انظر كيف نبين لهم الآيات ثم انظر أنى يؤفكون |
| | | Мәрьям угълы Гыйса Аллаһуның расүле булудан башка һичкем түгел, аларга хәтле дә рәсүлләр килеп үттеләр, бар да кеше затларыдыр һәм Гыйсаның анасы Мәрьям Аллаһуга һәм расүлгә ышанучы бик тугъры хатын, Мәрьям үзе һәм угълы Гыйса адәм иделәр. Кара аларга, Гыйса турында аятьләребезне ничек ачык бәян кылабыз! Соңра янә кара аларга, ничек тыелалар хакны кабул итүдән, ягъни көферлекне һәм адашуны ихтыяр итәләр. |
|
745 | 5 | 76 | قل أتعبدون من دون الله ما لا يملك لكم ضرا ولا نفعا والله هو السميع العليم |
| | | Син аларга әйт: "Аллаһудан башкага гыйбадәт кыласызмы? Ул ясалма мәгъбүдләрегез сезгә файданы да, зарарны да ирештерә алмыйлар, ә Аллаһ ишетүче һәм белүче", – дип. |
|
746 | 5 | 77 | قل يا أهل الكتاب لا تغلوا في دينكم غير الحق ولا تتبعوا أهواء قوم قد ضلوا من قبل وأضلوا كثيرا وضلوا عن سواء السبيل |
| | | Әйт: "Ий китап әһелләре! Динегездә хактан башка тирән китмәгез, ягъни дәлилсез сүз сөйләмәгез һәм юлсыз гамәл кылмагыз, һәм әүвәлдә адашкан һәм күпләрне адаштырган каумнең нәфес-һавасына һәм батыл гадәтләренә иярмәгез! Алар һәммәләре дә бертигез адаштылар", – дип. |
|
747 | 5 | 78 | لعن الذين كفروا من بني إسرائيل على لسان داوود وعيسى ابن مريم ذلك بما عصوا وكانوا يعتدون |
| | | Бәни Исраилнең кәферләре Дауд һәм Мәрьям угълы Гыйса теле белән ләгънәт ителделәр, маймыл һәм дуңгыз булдылар. Бу җәза аларга тиешле булды зур гөнаһлары һәм хаклык чигеннән үтеп киткәннәре өчен. |
|
748 | 5 | 79 | كانوا لا يتناهون عن منكر فعلوه لبئس ما كانوا يفعلون |
| | | Алар үзләре кыла торган бозык эшләрдән, батыл игътикатләрдән бер-берсен тыймадылар, нинди яманлыктыр аларның эшләгән эшләре. |
|
749 | 5 | 80 | ترى كثيرا منهم يتولون الذين كفروا لبئس ما قدمت لهم أنفسهم أن سخط الله عليهم وفي العذاب هم خالدون |
| | | Әлбәттә, күрәсең, ышанып дин тотучыларның күбрәкләре, кәферләр ягына авышып аларга дус булалар, нинди ямандыр ахирәттә үзләрен каршы алачак бу кәфер эшләре: Аллаһу тәгаләнең ачуы, һәм ґәзабта мәңге калулары. |
|
750 | 5 | 81 | ولو كانوا يؤمنون بالله والنبي وما أنزل إليه ما اتخذوهم أولياء ولكن كثيرا منهم فاسقون |
| | | Әгәр ул динчеләр Аллаһуга пәйгамбәргә һәм пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнгә ныклап ышансалар, әлбәттә, кәферләрне дус тотмас иделәр, ләкин алардан күбрәге фасыйклар. |
|
751 | 5 | 82 | لتجدن أشد الناس عداوة للذين آمنوا اليهود والذين أشركوا ولتجدن أقربهم مودة للذين آمنوا الذين قالوا إنا نصارى ذلك بأن منهم قسيسين ورهبانا وأنهم لا يستكبرون |
| | | Яһүдләрне кешеләр арасында мөселманнарга иң каты дошман итеп табарсың һәм мөшрикләрне мөселманнарга каты дошман итеп табарсың. (Мөшрикләрнең иң зурысы: мәҗүсиләр һәм коммунистлардыр). Без – насара диюче бер җәмәгатьне мөселманнарга дусрак – күңелләре белән якынрак табарсың, алар арасында галимнәр, габитләр булганы өчен, әлбәттә, алар Коръән сүзләрен ишеткәндә һич тәкәбберләнмәсләр. |
|
752 | 5 | 83 | وإذا سمعوا ما أنزل إلى الرسول ترى أعينهم تفيض من الدمع مما عرفوا من الحق يقولون ربنا آمنا فاكتبنا مع الشاهدين |
| | | Әгәр алар расүлгә иңдерелгән аятьләрне ишетсәләр күзләреннән яшь агадыр хакны – хак дип тануларыннан, һәм алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз – Аллаһ! Иман китердек, безләрне синең берлегең белән шәһадәт бирүчеләр белән бергә язгыл", – дип. |
|