نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
730 | 5 | 61 | وإذا جاءوكم قالوا آمنا وقد دخلوا بالكفر وهم قد خرجوا به والله أعلم بما كانوا يكتمون |
| | | Әгәр монафикълар сезнең янга керсәләр: "Иман китердек, мөселманбыз", – диләр, әмма үзләре сезнең янга кергәндә дә һәм сезнең яннан чыкканда да имансызлардыр. Аллаһ белүчерәк монафикъларның күңелләрендә булган нәрсәне. |
|
731 | 5 | 62 | وترى كثيرا منهم يسارعون في الإثم والعدوان وأكلهم السحت لبئس ما كانوا يعملون |
| | | Янә күрәсең алардан күбрәге гөнаһлы эшләргә һәм хәрам ашарга ашыгалар, нинди кабахәт эштер аларның кылган эшләре. |
|
732 | 5 | 63 | لولا ينهاهم الربانيون والأحبار عن قولهم الإثم وأكلهم السحت لبئس ما كانوا يصنعون |
| | | Әгәр яһүдләрнең дингә бирелгән заһитләре вә дини галимнәре аларны Аллаһуга каршы булган яман сүзләрдән һәм хәрам ашауларыннан ныклап тыйган булсалар, нинди яхшы булыр иде! Ләкин тыймадылар. Аларның кылган эшләре бик тә яман. |
|
733 | 5 | 64 | وقالت اليهود يد الله مغلولة غلت أيديهم ولعنوا بما قالوا بل يداه مبسوطتان ينفق كيف يشاء وليزيدن كثيرا منهم ما أنزل إليك من ربك طغيانا وكفرا وألقينا بينهم العداوة والبغضاء إلى يوم القيامة كلما أوقدوا نارا للحرب أطفأها الله ويسعون في الأرض فسادا والله لا يحب المفسدين |
| | | Яһүдләр әйттеләр: "Аллаһуның кулы багъланган саран", – дип. Аллаһ әйтте: "Бәлки аларның кулы багланган, Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга малларын бирмиләр", – дип, һәм ләгънәт ителделәр Аллаһуга тиешсез сүзне әйткәннәре өчен. Бәлки Аллаһуның кулы ачык, ул юмарт, теләгән бәндәләренә үзе теләгәнчә бирер. Сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре яһүдләрнең күпләренә хакны инкяр итүне һәм азгынлыкны арттырыр. Янә кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны вә ачуны алар арасына салдык. Һәркайчан алар сугыш өчен хәйлә утлары кабызсалар, Аллаһ аны сүндерде. Алар җир өстендә тырышып төрле бозыклыкны кылырлар, Аллаһ фәсәтчеләрне һич тә сөйми. |
|
734 | 5 | 65 | ولو أن أهل الكتاب آمنوا واتقوا لكفرنا عنهم سيئاتهم ولأدخلناهم جنات النعيم |
| | | Әгәр китап әһелләре иман китереп Коръән белән гамәл кылсалар һәм Коръән хөкемнәрен бозудан саклансалар, әлбәттә, әүвәлдәге гөнаһларын җуяр идек һәм нигъмәтләр иясе булган җәннәтләргә кертер идек. |
|
735 | 5 | 66 | ولو أنهم أقاموا التوراة والإنجيل وما أنزل إليهم من ربهم لأكلوا من فوقهم ومن تحت أرجلهم منهم أمة مقتصدة وكثير منهم ساء ما يعملون |
| | | Әгәр алар Тәүратны һәм Инҗилне үзгәртмичә гамәл кылган булсалар, аннары Раббыларыннан иңдерелгән Коръән белән гамәл кылган булсалар, әлбәттә, өстән дә, аяк асларыннан да киң ризык ашар иделәр. Алардан туры мөэминнәр дә бар, ягъни Коръәнне кабул итеп, аның белән гамәл кылучылар, аларның күбрәкләренең кылган эшләре бик яман, ягъни үз китапларын да үзгәрттеләр, Коръәнне дә кабул итмәделәр. |
|
736 | 5 | 67 | يا أيها الرسول بلغ ما أنزل إليك من ربك وإن لم تفعل فما بلغت رسالته والله يعصمك من الناس إن الله لا يهدي القوم الكافرين |
| | | Ий Аллаһуның расүле! Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештер! Әгәр Коръән хөкемнәрен ирештереп бетерсәң, Аллаһ йөкләгән пәйгамбәрлек бурычын үтәгән булырсың, әмма ирештереп бетермәсәң – пәйгамбәрлек бурычын үтәмәгән булырсың. Аллаһ сине дошман кешеләрнең шәреннән саклар, мөшрикләрдән курыкма, үз эшеңне эшлә! Имансыз кешеләрне Аллаһ, әлбәттә, туры юлга күндермәс. |
|
737 | 5 | 68 | قل يا أهل الكتاب لستم على شيء حتى تقيموا التوراة والإنجيل وما أنزل إليكم من ربكم وليزيدن كثيرا منهم ما أنزل إليك من ربك طغيانا وكفرا فلا تأس على القوم الكافرين |
| | | Әйт: "Ий китап әһелләре! Сез хак диндә түгелсез, хәтта Тәүрат, Инҗил һәм Раббыгыздан иңдерелгән Коръән белән гамәл кылганыгызга чаклы", – дип. Ий Мухәммәд г-м, сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре: әлбәттә, аларның күпләре явызлыкны һәм хакны инкяр итүне арттырадыр. Кәферләрнең хакны инкяр итүләре өчен хәсрәтләнмә! |
|
738 | 5 | 69 | إن الذين آمنوا والذين هادوا والصابئون والنصارى من آمن بالله واليوم الآخر وعمل صالحا فلا خوف عليهم ولا هم يحزنون |
| | | Дөреслектә гамәлсез коры ышанучылар һәм яһүдиләр, һәм насаралар, һәм ай, кояшка яки йолдызларга табынучылар – алардан Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанып, Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылганнарына ахирәттә ґәзаб куркынычы булмас һәм алар көенмәсләр. |
|
739 | 5 | 70 | لقد أخذنا ميثاق بني إسرائيل وأرسلنا إليهم رسلا كلما جاءهم رسول بما لا تهوى أنفسهم فريقا كذبوا وفريقا يقتلون |
| | | Тәхкыйк бәни Исраилдән Тәүрат белән гамәл кылырсыз дип ґәһед алдык һәм аларга рәсүлләр күндердек. Һәркайчан аларга расүл килсә аларның күңелләре яратмый торган Аллаһуның гадел хөкемнәре белән, алар рәсүлләрнең бәгъзеләрен ялганга тоттылар, бәгъзесен үтерделәр. (Яхъя вә Зәкәряне). |
|