نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
712 | 5 | 43 | وكيف يحكمونك وعندهم التوراة فيها حكم الله ثم يتولون من بعد ذلك وما أولئك بالمؤمنين |
| | | Ул яһүдләр ничек синнән хөкем иттерәләр, Тәүрат эчендә булган Аллаһ хөкемнәре аларның кулларында була торып? Әгәр син аларны хөкем итсәң, үзләре синең гадел хөкемеңнән баш тарталар, алар Тәүратка чын ышанучы түгелләр. |
|
713 | 5 | 44 | إنا أنزلنا التوراة فيها هدى ونور يحكم بها النبيون الذين أسلموا للذين هادوا والربانيون والأحبار بما استحفظوا من كتاب الله وكانوا عليه شهداء فلا تخشوا الناس واخشون ولا تشتروا بآياتي ثمنا قليلا ومن لم يحكم بما أنزل الله فأولئك هم الكافرون |
| | | Тәхкыйк без иңдердек Тәүратны – аның эчендә һидәят дәлилләре, белем яктылыгы бар. Аның белән хөкем итәрләр Коръән иңгәнче әүвәлге пәйгамбәрләр алар Аллаһуга нык итагать итүчеләр, Аллаһуга нык бирелгән заһитләр, һәм дини галимнәр алар Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен белеп күңелләрендә саклаганнар. Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен бәни Исраилгә алар ирештерделәр, сөйләп аңлаттылар һәм гаделлек белән араларында хөкем йөрттеләр һәм дә бу эшләренә шаһит тә булдылар. Ий мөэминнәр, Коръән белән гамәл кылганда кешеләрдән курыкмагыз, миннән генә куркыгыз вә минем аятьләремне бетәчәк дөньяның аз малына сатмагыз. |
|
714 | 5 | 45 | وكتبنا عليهم فيها أن النفس بالنفس والعين بالعين والأنف بالأنف والأذن بالأذن والسن بالسن والجروح قصاص فمن تصدق به فهو كفارة له ومن لم يحكم بما أنزل الله فأولئك هم الظالمون |
| | | Бәни Исраилгә Тәүратта касасны фарыз кылдык: хаксыз берәү үтерелсә, үтерүче үзе үтерелер, күз чыгаручының күзе чыгарылыр, борын җимерүченең борыны җимерелер, колак кисүченең колагы киселер, теш сындыручының теше сындырылыр һәм башка җәрәхәтләр өчен җәрәхәт бәрабәрендә үч алыныр. Берәү үз хакын сәдака кылса, ягъни кем тарафыннан булса да җәрәхәтләнгән кеше касас белән үч алмыйча, гафу итсә, бу гафу итүе гөнаһларының җуелуына сәбәп булыр. Янә берәү Аллаһ иңдергән Коръән белән гамәл кылмаса, ягъни Коръән хөкемнәрен диндә дәлил итеп кулланмаса, андый кешеләр үз-үзләренә золым итүче залимнәр. |
|
715 | 5 | 46 | وقفينا على آثارهم بعيسى ابن مريم مصدقا لما بين يديه من التوراة وآتيناه الإنجيل فيه هدى ونور ومصدقا لما بين يديه من التوراة وهدى وموعظة للمتقين |
| | | Мәрьям угълы Гыйсәне әүвәлге пәйгамбәрләр әсәрләренә иярттек, үзеннән элек иңдерелгән Тәүратны тасдыйк кылганы хәлдә вә аңа Инҗилне бирдек, ул Инҗилдә һидәят диләлләре вә белем яктылыгы бар, һәм ул Инҗил элек иңдерелгән тәүрат хөкемнәренә муафикъ, шулай ук ул һидәят вә тәкъва кешеләргә вәгазь. |
|
716 | 5 | 47 | وليحكم أهل الإنجيل بما أنزل الله فيه ومن لم يحكم بما أنزل الله فأولئك هم الفاسقون |
| | | Инҗил әһелләре Аллаһ иңдергән Инҗилдәге Алла хөкемнәре белән хөкем итсеннәр, ягъни Инҗилне үзгәртмәүләре һәм аның белән гамәл кылулары фарыз иде. Берәү Аллаһ иңдергән китап белән хөкем итмәсә, гамәл кылмаса, андый кешеләр фасыйклар. (Тәүрат, Инҗил белән гамәл кылмыйча залим, фәсыйк һәм кәфер булдылар. Коръән белән гамәл кылмаучыларга да шул хөкем). |
|
717 | 5 | 48 | وأنزلنا إليك الكتاب بالحق مصدقا لما بين يديه من الكتاب ومهيمنا عليه فاحكم بينهم بما أنزل الله ولا تتبع أهواءهم عما جاءك من الحق لكل جعلنا منكم شرعة ومنهاجا ولو شاء الله لجعلكم أمة واحدة ولكن ليبلوكم في ما آتاكم فاستبقوا الخيرات إلى الله مرجعكم جميعا فينبئكم بما كنتم فيه تختلفون |
| | | Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа хаклык белән Коръәнне иңдердек, әүвәлге китапларның хөкемнәрен тасдыйклаганы хәлдә һәм әүвәлге китапларның Аллаһ китаплары икәнлеге белән шәһадәт биргәне хәлдә, шулай булгач, кешеләр арасын Коръән белән хөкем ит! Әмма Раббыңнан килгән Коръәндәге гадел хөкемнәрне артыңа куеп, Коръән хөкемнәрен белмәгән надан кешеләрнең һавасына, аларның батыл гадәтләренә иярә күрмәгел! Сезләрдән һәрбер җәмәгать өчен шәригать төзедек һәм диндә ачык юллар күрсәттек. Әгәр Аллаһ теләгән булса, әлбәттә, бөтен дөнья кешеләрен бер диндә, бер юлда һәммәсен бер җәмәгать кылыр иде, ләкин сезгә биргән нигъмәтләре һәм иңдергән Коръән хөкемнәре белән Аллаһ сезне сынап карарга теләде. Шулай булгач, алданмагыз гөнаһлардан саклануда һәм савабны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз!!! Бит кайта торган җаегыз Аллаһу хозурында, анда сезгә Аллаһ хәбәр бирер дөньяда вакытларыгызда Аллаһ хөкемнәрендә ихтилаф кылышуларыгыз белән. Ягъни Коръән хөкемнәрен үтәргә тырыштыгызмы? Яки шайтан гамәле булган бидеґәт гамәлләрне үтәргә тырыштыгызмы? Хөкем каты булыр. |
|
718 | 5 | 49 | وأن احكم بينهم بما أنزل الله ولا تتبع أهواءهم واحذرهم أن يفتنوك عن بعض ما أنزل الله إليك فإن تولوا فاعلم أنما يريد الله أن يصيبهم ببعض ذنوبهم وإن كثيرا من الناس لفاسقون |
| | | Без сиңа Коръәнне иңдердек кешеләр арасында гаделлек илә хөкем итмәклегең һәм өммәтеңдә аның белән гамәл кылсын өчен. Коръән хөкемнәренә иярергә теләмәгән җаһил кешеләрнең нәфес һаваларына, аларның ялган гамәлләренә иярмәгел! Аллаһ иңдергән хөкемнәрнең кайберләреннән сине дүндерүләреннән, адаштыруларыннан саклан! Аларга иярсәң, әлбәттә, адаштырырлар. Әгәр алар синнән хөкем иттерүдән яки Коръән белән гамәл кылудан баш тартсалар, яхшы, бәлки Аллаһ аларның бәгъзе гөнаһлары өчен аларны ґәзаб кылырга телидер. Кешеләрнең күпләре Коръән белән гамәл кылмаулары сәбәпле, әлбәттә, фасыйклар. |
|
719 | 5 | 50 | أفحكم الجاهلية يبغون ومن أحسن من الله حكما لقوم يوقنون |
| | | Әйә Коръән хөкемнәренә риза булмаган явыз кешеләр җаһилият хөкемен телиләрме? Ягъни Коръән хөкемнәрен куеп, наданнарның сүзләрен диндә дәлил итәләрме? Адашкан кешеләрнең сукыр гадәтләрен диндә юл итеп алалармы? Бит Коръән белән гамәл кылучы кешеләр өчен Аллаһудан да күркәмрәк, гаделрәк хөкем итүче булырмы? Әлбәттә, юк! |
|
720 | 5 | 51 | يا أيها الذين آمنوا لا تتخذوا اليهود والنصارى أولياء بعضهم أولياء بعض ومن يتولهم منكم فإنه منهم إن الله لا يهدي القوم الظالمين |
| | | Ий мөэминнәр! Яһүдләрне һәм насараларны дус итеп алмагыз, дин эшләрендә аларны үзегезгә якын китермәгез. Алар шайтан юлында бер-берсенә дуслар. Әгәр берәрегез аларга дус булса, ул кеше алардан булды, ягъни кәфер булды. Әлбәттә, Аллаһ кәферләргә дус булган залим мөселманнарны туры юлга күндермәс. (Кәферләр янында туры юл, әлбәттә, юк!) |
|
721 | 5 | 52 | فترى الذين في قلوبهم مرض يسارعون فيهم يقولون نخشى أن تصيبنا دائرة فعسى الله أن يأتي بالفتح أو أمر من عنده فيصبحوا على ما أسروا في أنفسهم نادمين |
| | | Яхшылап карасаң, әлбәттә, күрерсең күңелләрендә икейөзлелек чире булган мөселманнар кәфергә дус булырга, аларга иярергә ашыгырлар, "кәферләрдән әйләнеп килә торган ґәзабтан куркабыз" диләр. Ягъни кәферләрдән куркып, аларга дус булырга тырышалар. Аллаһуның мөэминнәргә бер шәһәрне фәтех кылуы яки кәферләр зарарына, мөэминнәр файдасына бер эш кылуы өметле. Шул вакытта монафикълар мөэминнәргә дошман булып, кәферләргә дус булганнары өчен, әлбәттә, үкенерләр ягъни монафикълар алданганлыкларын эш узгач кына белерләр. |
|