نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
704 | 5 | 35 | يا أيها الذين آمنوا اتقوا الله وابتغوا إليه الوسيلة وجاهدوا في سبيله لعلكم تفلحون |
| | | Ий мөэминнәр! Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз, аның ґәзабыннан куркыгыз, Коръән белән гамәл кылып Аллаһуга якын булуны кәсеп итегез һәм Аллаһ юлында тырышыгыз, көрәшегез вә лязем булганда сугышыгыз! Шаять өстенлекне табарсыз. |
|
705 | 5 | 36 | إن الذين كفروا لو أن لهم ما في الأرض جميعا ومثله معه ليفتدوا به من عذاب يوم القيامة ما تقبل منهم ولهم عذاب أليم |
| | | Кәферләрнең кулында бөтен дөнья байлыгы янә шуның чаклы байлык була калса, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен шул байлыкны бирсәләр, кабул булмас иде. Аларгадыр рәнҗеткүче ґәзаб. |
|
706 | 5 | 37 | يريدون أن يخرجوا من النار وما هم بخارجين منها ولهم عذاب مقيم |
| | | Кәферләр уттан чыгуны теләрләр, ишек янына килерләр, ґәзаб фәрештәләре аларны утлы сукмаклар белән суккалап куарлар, алар аннан чыгучы түгелләр һәм аларгадыр даими ґәзаб. |
|
707 | 5 | 38 | والسارق والسارقة فاقطعوا أيديهما جزاء بما كسبا نكالا من الله والله عزيز حكيم |
| | | Карак ир һәм хатыннарның кулларын кисегез кәсеп иткән явыз эшләренә җәза йөзеннән Аллаһудан. Аллаһ үч алуда көчле һәм гадел хөкем итүче. |
|
708 | 5 | 39 | فمن تاب من بعد ظلمه وأصلح فإن الله يتوب عليه إن الله غفور رحيم |
| | | Берәү, угрылык кылып золым иткәннән соң тәүбә итсә, алган малны иясенә тапшырса һәм бөтен эшен төзәтсә, Аллаһ тәүбәсен кабул итеп, гөнаһын ярлыкар. Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле. |
|
709 | 5 | 40 | ألم تعلم أن الله له ملك السماوات والأرض يعذب من يشاء ويغفر لمن يشاء والله على كل شيء قدير |
| | | Әллә белмисеңме? Әлбәттә, беләсең җир, күкләр Аллаһ милке икәнлеген! Аллаһ теләгән бәндәсен ґәзаб кылыр, теләгән бәндәсен ярлыкар. Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә. |
|
710 | 5 | 41 | يا أيها الرسول لا يحزنك الذين يسارعون في الكفر من الذين قالوا آمنا بأفواههم ولم تؤمن قلوبهم ومن الذين هادوا سماعون للكذب سماعون لقوم آخرين لم يأتوك يحرفون الكلم من بعد مواضعه يقولون إن أوتيتم هذا فخذوه وإن لم تؤتوه فاحذروا ومن يرد الله فتنته فلن تملك له من الله شيئا أولئك الذين لم يرد الله أن يطهر قلوبهم لهم في الدنيا خزي ولهم في الآخرة عذاب عظيم |
| | | Ий расул г-м! Сине кайгыга салмасын монафикъларның көферлеккә ашыгулары, алар телләре белән иман китердек диләр, ләкин күңелләре иманны кабул иткәне юк. Янә яһүдләрдән ялган сүзне кабул итүчеләре бар, сине кайгыртмасын ялганга ышанулары! Алар синең сүзеңне кабул итәрләр, синең яныңа килмәгән яһүд файдасына сөйләсәң. (Яһүдләрдән берсе зина белән тотылгач: "Мухәммәд г-мнән сорарбыз, зина кылучыларга нинди хөкем? Әгәр җиңел хөкем булса, кабул итәрбез, каты хөкем булса, кабул итмәбез", – дип, үзара сөйләштеләр. Рәсүлуллаһ янына килгәч: "Зинага нинди хөкем", – дип сорадылар. Рәсүлуллаһ: "Тәүратта нинди хөкем булса, шул булыр", – диде. Тәүратны укып зина хакында хөкемне табып укыдылар, ташлар белән бәреп үтерү иде, һәм зиначыларны бәреп үтерделәр.) Яһүдләр Аллаһ сүзләрен үзгәртәләр Тәүратта язылганнан соң. Алар әйтәләр: "Әгәр зина кылучыны бәреп үтерергә дисә, кабул итмәгез, әгәр камчы сугарга дисә, кабул итегез, әмма бәреп үтерүдән сакланыгыз", – дип бер-берсен вәсвәсә кылдылар. Аллаһ берәүне үзенең фетнәсе белән фетнәләндерүне теләсә, әлбәттә, синең көчең җитмәс Аллаһ фетнәсеннән аны коткарырга. Аллаһу тәгалә азган кешеләрнең күңелен Аллаһуга каршылык чиреннән пакьләргә теләмәде. Аларга дөньяда хурлык, ахирәттә олы ґәзаб. |
|
711 | 5 | 42 | سماعون للكذب أكالون للسحت فإن جاءوك فاحكم بينهم أو أعرض عنهم وإن تعرض عنهم فلن يضروك شيئا وإن حكمت فاحكم بينهم بالقسط إن الله يحب المقسطين |
| | | Кәферләр вә монафикълар алар ялганны күп сөйләрләр, ялган сүзләрне күп кабул итәрләр һәм төрле юллар белән хәрамны күп ашарлар. Әгәр яһүдләр яки монафикълар хөкем иттерергә сиңа килсәләр, гаделлек илә хөкем ит, яки хөкем итүдән баш тарт. Әгәр аларны хөкем итүдән баш тартсаң алар сиңа һич тә зарар итә алмаслар, әгәр алар арасын хөкем итсәң, турылык илә хөкем ит! Әлбәттә, Аллаһ туры кешеләрне сөя. |
|
712 | 5 | 43 | وكيف يحكمونك وعندهم التوراة فيها حكم الله ثم يتولون من بعد ذلك وما أولئك بالمؤمنين |
| | | Ул яһүдләр ничек синнән хөкем иттерәләр, Тәүрат эчендә булган Аллаһ хөкемнәре аларның кулларында була торып? Әгәр син аларны хөкем итсәң, үзләре синең гадел хөкемеңнән баш тарталар, алар Тәүратка чын ышанучы түгелләр. |
|
713 | 5 | 44 | إنا أنزلنا التوراة فيها هدى ونور يحكم بها النبيون الذين أسلموا للذين هادوا والربانيون والأحبار بما استحفظوا من كتاب الله وكانوا عليه شهداء فلا تخشوا الناس واخشون ولا تشتروا بآياتي ثمنا قليلا ومن لم يحكم بما أنزل الله فأولئك هم الكافرون |
| | | Тәхкыйк без иңдердек Тәүратны – аның эчендә һидәят дәлилләре, белем яктылыгы бар. Аның белән хөкем итәрләр Коръән иңгәнче әүвәлге пәйгамбәрләр алар Аллаһуга нык итагать итүчеләр, Аллаһуга нык бирелгән заһитләр, һәм дини галимнәр алар Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен белеп күңелләрендә саклаганнар. Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен бәни Исраилгә алар ирештерделәр, сөйләп аңлаттылар һәм гаделлек белән араларында хөкем йөрттеләр һәм дә бу эшләренә шаһит тә булдылар. Ий мөэминнәр, Коръән белән гамәл кылганда кешеләрдән курыкмагыз, миннән генә куркыгыз вә минем аятьләремне бетәчәк дөньяның аз малына сатмагыз. |
|