نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
651 | 4 | 158 | بل رفعه الله إليه وكان الله عزيزا حكيما |
| | | Бәлки Аллаһ аны үз хозурына күтәрде. Аллаһу тәгалә һәр эштә галиб һәм хикмәт белән эшләүче булды. |
|
652 | 4 | 159 | وإن من أهل الكتاب إلا ليؤمنن به قبل موته ويوم القيامة يكون عليهم شهيدا |
| | | Китап әһелләре, әлбәттә, һәммәсе дә Гыйсәгә ышанырлар үлүеннән әүвәл, вә Гыйсә кыямәт көнне аларга шаһит булыр. Ягъни: "Мин Аллаһ угълымын, миңа гыйбадәт кылыгыз, дип әйттемме? Киресенчә, Аллаһ ялгыз үзе генә, Аллаһуга гына гыйбәдәт кылыгыз, димәдемме? Һәм сезгә могҗизалар күрсәтмәдемме? Аллаһ хөкемнәрен сезгә ирештермәдемме?" – дияр. Алар Гыйсәның сүзләрен дөресләрләр, ләкин файдасы булмас. |
|
653 | 4 | 160 | فبظلم من الذين هادوا حرمنا عليهم طيبات أحلت لهم وبصدهم عن سبيل الله كثيرا |
| | | Яһүдләрдән золым итүчеләре вә күп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыючылары булу сәбәпле әүвәлдә аларга хәләл булган нәрсәләрне хыянәтләре соңында хәрам кылдык. |
|
654 | 4 | 161 | وأخذهم الربا وقد نهوا عنه وأكلهم أموال الناس بالباطل وأعتدنا للكافرين منهم عذابا أليما |
| | | Янә Аллаһ тарафыннан каты тыелган булсалар да, риба, ришвәт алулары һәм кеше малын юлсыз ашаулары сәбәпле хәләл нәрсәләрне аларга хәрам кылдык, һәм яһүдләрнең кәфер булганнарына рәнҗеткүче ґәзабны әзерләдек. |
|
655 | 4 | 162 | لكن الراسخون في العلم منهم والمؤمنون يؤمنون بما أنزل إليك وما أنزل من قبلك والمقيمين الصلاة والمؤتون الزكاة والمؤمنون بالله واليوم الآخر أولئك سنؤتيهم أجرا عظيما |
| | | Ләкин хакыйкый белемгә ирешкән ислам галимнәре һәм сиңа иңдерелгән вә синнән әүвәл иңдерелгән китапларга ышанучы мөэминнәр – алар намазларын үтәрләр, зәкят сәдакасын бирерләр һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә нык ышанырлар. Әнә шуларга тиздән олы әҗерне – җәннәтне бирербез. |
|
656 | 4 | 163 | إنا أوحينا إليك كما أوحينا إلى نوح والنبيين من بعده وأوحينا إلى إبراهيم وإسماعيل وإسحاق ويعقوب والأسباط وعيسى وأيوب ويونس وهارون وسليمان وآتينا داوود زبورا |
| | | Ий Мухәммәд г-м! Сиңа Коръәнне вәхи кылдык Нух пәйгамбәргә һәм аннан соң килгән пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби, вә Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Гыйсә, Әюб, Йунус, Һарун, Сөләйман пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби һәм Даудка – Забур исемле китап бирдек. |
|
657 | 4 | 164 | ورسلا قد قصصناهم عليك من قبل ورسلا لم نقصصهم عليك وكلم الله موسى تكليما |
| | | Янә бу сүрәдән элек иңгән сүрәләрдә сиңа бәян иткән пәйгамбәрләргә һәм хәлләрен сиңа бәян итмәгән пәйгамбәрләргә дә вәхи кылганыгыз кеби, сиңа Коръәнне вәхи кылдык һәм Аллаһ Муса белән камил сөйләшү илә сөйләште. |
|
658 | 4 | 165 | رسلا مبشرين ومنذرين لئلا يكون للناس على الله حجة بعد الرسل وكان الله عزيزا حكيما |
| | | Аллаһу тәгалә ул пәйгамбәрләрне Аллаһуга итагать итүче хак мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы һәм Аллаһуга итагать итмәүчеләргә җәһәннәм ґәзабы булачагы белән хәбәр бирүче илчеләр итеп күндерде, расүлләр үзләренең бурычларын үтәгәннән соң ахирәттә динсезләргә: "Ий Аллаһ безгә китап иңдермәдең, расүлләр күндермәдең", – дияргә дәлил булмасын өчен Аллаһ китаплар иңдерде, расүлләр күндерде. Коръән белән гамәл кылучыларны ґәзаб кылуда Аллаһ кодрәт иясе һәм китаплар иңдерүдә, расүлләр күндерүдә Аллаһуның эше хикмәтледер. |
|
659 | 4 | 166 | لكن الله يشهد بما أنزل إليك أنزله بعلمه والملائكة يشهدون وكفى بالله شهيدا |
| | | Күпләр ышанмасалар ышанмасыннар, ләкин Аллаһ шаһит булганы хәлдә шәһадәт бирер сиңа иңдергән Коръәннең хаклыгы белән, Коръәнне иңдерде Аллаһ камил белем үлчәве белән һәм фәрештәләр дә Коръәннең хаклыгы белән шәһадәт бирәләр. Коръән белән гамәл кылучыларга да, гамәл кылмаучыларга да шаһит булырга Аллаһу тәгалә җитәдер. |
|
660 | 4 | 167 | إن الذين كفروا وصدوا عن سبيل الله قد ضلوا ضلالا بعيدا |
| | | Коръәнне инкяр итеп кәфер булган кешеләр, башкаларны да Аллаһ юлыннан тыйдылар, дөреслектә алар хак юлдан бик ерак адашу белән адаштылар. |
|