نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
625 | 4 | 132 | ولله ما في السماوات وما في الأرض وكفى بالله وكيلا |
| | | Җирдә, күктә булган һәр вөҗүд Аллаһуныңдыр, янә барча кешеләр өстеннән эш йөртергә, көчле, гадел вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер. |
|
626 | 4 | 133 | إن يشأ يذهبكم أيها الناس ويأت بآخرين وكان الله على ذلك قديرا |
| | | Ий кешеләр! Әгәр Аллаһ теләсә сезне гөнаһларыгыз сәбәпле бөтен нәселегез белән һәлак итеп, юк кылыр да, сезнең, урыныгызга үзенә итагать итә торган кавемне китерер, Аллаһ бу эшне эшләргә кадир булды. |
|
627 | 4 | 134 | من كان يريد ثواب الدنيا فعند الله ثواب الدنيا والآخرة وكان الله سميعا بصيرا |
| | | Берәү дөнья байлыгын теләр булса, дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да – Аллаһ кулындадыр, дөньяны кәсеп итүчегә – дөньяны, ахирәтне кәсеп итүчегә – ахирәтне бирер, Аллаһ ишетүче вә күрүче булды. |
|
628 | 4 | 135 | يا أيها الذين آمنوا كونوا قوامين بالقسط شهداء لله ولو على أنفسكم أو الوالدين والأقربين إن يكن غنيا أو فقيرا فالله أولى بهما فلا تتبعوا الهوى أن تعدلوا وإن تلووا أو تعرضوا فإن الله كان بما تعملون خبيرا |
| | | Ий мөэминнәр! Ґәһедләрегезне Аллаһ ризасы өчен үтәгәнегез хәлдә, һәрвакыт гаделлектә булыгыз, бу гаделлек гәрчә үзегезнең, ата-анагызның һәм якын кардәшләрегезнең зарарына булса да, дөрес шәһадәт бирегез! Сез шәһадәт биргән кешеләр кирәк – бай, кирәк – ярлы булсыннар, дөрес шәһадәт бирегез, байга да, ярлыга да сезгә караганда Аллаһ артыктыр. Хактан үтеп китмәк өчен нәфескә иярмәгез! Әгәр шаһитлар яки вәкилләр, булган хәлне үзгәртеп шәһадәт бирсәләр, яисә шәһадәт бирүдән баш тартсалар, Аллаһ, әлбәттә, кылган эшләрегездән хәбәрдар булды, эшегез буенча хөкем итәр. |
|
629 | 4 | 136 | يا أيها الذين آمنوا آمنوا بالله ورسوله والكتاب الذي نزل على رسوله والكتاب الذي أنزل من قبل ومن يكفر بالله وملائكته وكتبه ورسله واليوم الآخر فقد ضل ضلالا بعيدا |
| | | Ий ышанучылар! Хак ышану илә ышаныгыз Аллаһуга, расүленә, рәсүленә иңдергән Коръәнгә һәм әүвәл иңдерелгән китапларга! Аллаһуга хак ышану – аңа итагать итү, гыйбадәт кылу илә, рәсүлгә хак ышану – аңа иярү илә. Коръәнгә хак ышану – аның илә гамәл кылу белән һәм ахирәткә хак ышану – ахирәткә әзерләнү илә булыр. Берәү Аллаһуга, аның фәрештәләренә, китапларына, расүлләренә һәм ахирәт көненә ышануны инкяр итсә, яки хак ышану илә ышанмаса, ул кеше бик ерак адашу илә адашты. |
|
630 | 4 | 137 | إن الذين آمنوا ثم كفروا ثم آمنوا ثم كفروا ثم ازدادوا كفرا لم يكن الله ليغفر لهم ولا ليهديهم سبيلا |
| | | Дөреслектә монафикълар иман китерделәр, соңра Коръән хөкемнәрен инкяр итеп кәфер булдылар, аннары тәүбә итеп иман китерделәр, янә Коръән аятьләрен инкяр итеп кәфер булдылар, аннары Коръән хөкемнәрен инкяр итүләрен арттырдылар. Инде Аллаһ аларны ярлыкаучы һәм туры юлга күндерүче булмады. |
|
631 | 4 | 138 | بشر المنافقين بأن لهم عذابا أليما |
| | | Әлбәттә, монафикъларга рәнҗеткүче каты ґәзаб булачагы белән хәбәр бир! Белеп яшәсеннәр. |
|
632 | 4 | 139 | الذين يتخذون الكافرين أولياء من دون المؤمنين أيبتغون عندهم العزة فإن العزة لله جميعا |
| | | Мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тоткан мөселманнар – монафикълардыр. (Бер мөселман кәфергә дус булса, яки мөселманнарның бөтен хәлләрен кәферләргә яшертен ирештереп торса, ул мөселман монафикъ буладыр башка начарлыгы булмаса да). Әйә ул монафикълар өстенлекне кәферләрдән өстиләрме? Бит көч-кодрәт һәм өстенлек фәкать Аллаһ кулындадыр. |
|
633 | 4 | 140 | وقد نزل عليكم في الكتاب أن إذا سمعتم آيات الله يكفر بها ويستهزأ بها فلا تقعدوا معهم حتى يخوضوا في حديث غيره إنكم إذا مثلهم إن الله جامع المنافقين والكافرين في جهنم جميعا |
| | | Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезгә Коръәндә ничә мәртәбә иңдерелде: "Кәферләрнең Коръән аятьләрен инкяр итүләрен яки мәсхәрә кылып көлүләрен ишетсәгез, алар арасында утырмагыз, ягъни аларның бу кабахәт эшләре кайда булса да һич тә риза булып тормагыз, Коръән сүзләренә кагылмый торган сүзгә күчкәннәренә чаклы. Әгәр аларның Коръәнгә каршы булган сүзләренә һәм эшләренә риза булып торсагыз, ул вакытта алар җөмләсеннән булырсыз. Шиксез, Аллаһ монафикълар илә кәферләрне бер җәһәннәмгә җыячак". |
|
634 | 4 | 141 | الذين يتربصون بكم فإن كان لكم فتح من الله قالوا ألم نكن معكم وإن كان للكافرين نصيب قالوا ألم نستحوذ عليكم ونمنعكم من المؤمنين فالله يحكم بينكم يوم القيامة ولن يجعل الله للكافرين على المؤمنين سبيلا |
| | | Ий мөэминнәр! Монафикълар сезнең хәлегезнең алар файдасына үзгәрмәкне көтәдер, әгәр сез Аллаһ ярдәме белән бер шәһәрне, я бер авылны алсагыз, монафикълар: "Әйә без дә сезнең белән бергә түгел идекме? Безгә дә ганимәт малын бирегез", – диләр, әгәр сугышта кәферләр җиңсәләр, монафикълар: "Әйә без сезгә мөселманнарның бөтен хәлләрен белдереп тордык түгелме? Һәм мөселманнарны җиңү өчен сезгә ярдәм күрсәттек түгелме? Безгә дә өлеш бирегез", – диярләр. Аллаһ кыямәт көнне сезнең илә монафикълар арасында булган хәл белән хөкем итәр. (Монафикълар Аллаң хөкем иткәндә төрле сыйфатка керә алмаслар дөньядагы кеби.) Аллаһ хак мөэминнәрне имансыз итәргә кәферләргә һич тә юл ачмады, ягъни кәферләр Коръән белән гамәл кылучы мөэминнең иманын алырга кадир булмаслар. |
|