نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
6215 | 110 | 2 | ورأيت الناس يدخلون في دين الله أفواجا |
| | | шул вакытта күрерсең кешеләрне, төркем-төркем булып Аллаһ дине Исламга керерләр. |
|
6216 | 110 | 3 | فسبح بحمد ربك واستغفره إنه كان توابا |
| | | Раббың булган Аллаһуны һәр кимчелектән пакь дип белеп һәм мактап тәсбих әйт, намаз укы һәм Аңардан ярлыкауны телә, сора! Дөреслектә Ул тәүбәне кабул итеп гөнаһларны гафу кылучыдыр. |
|
6217 | 111 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم تبت يدا أبي لهب وتب |
| | | Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын! Һәм һәлак тә булды! (Әбү Ләһәбнең исеме Габдул Ґәзи булып Габдул Мутталлибнең угълы, вә Мухәммәд г-мнең атасы белән бертуган кардәшедер. Мухәммәд г-мнең иң зур дошманы иде, үзе һәм хатыны һәрвакыт пәйгамбәргә һәм мөселманнарга зарар тидерергә тырыштылар). |
|
6218 | 111 | 2 | ما أغنى عنه ماله وما كسب |
| | | Аңа ґәзабтан котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде. |
|
6219 | 111 | 3 | سيصلى نارا ذات لهب |
| | | Тиздән ул Әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар. |
|
6220 | 111 | 4 | وامرأته حمالة الحطب |
| | | Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә. |
|
6221 | 111 | 5 | في جيدها حبل من مسد |
| | | Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан булган бау бардыр. |
|
6222 | 112 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم قل هو الله أحد |
| | | Әйт: әй Мухәммәд: "Ул – Аллаһ һич, тиңдәше вә охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһудыр. |
|
6223 | 112 | 2 | الله الصمد |
| | | Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһудыр. |
|
6224 | 112 | 3 | لم يلد ولم يولد |
| | | Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. |
|