نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
6168 | 101 | 11 | نار حامية |
| | | Ул һавийә кыздырылган утдыр. |
|
6169 | 102 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم ألهاكم التكاثر |
| | | Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз. |
|
6170 | 102 | 2 | حتى زرتم المقابر |
| | | Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез. |
|
6171 | 102 | 3 | كلا سوف تعلمون |
| | | Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны! |
|
6172 | 102 | 4 | ثم كلا سوف تعلمون |
| | | Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез! |
|
6173 | 102 | 5 | كلا لو تعلمون علم اليقين |
| | | Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез. |
|
6174 | 102 | 6 | لترون الجحيم |
| | | Сез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез. |
|
6175 | 102 | 7 | ثم لترونها عين اليقين |
| | | Соңрак аны якыннан ачык күрерсез. |
|
6176 | 102 | 8 | ثم لتسألن يومئذ عن النعيم |
| | | Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде. |
|
6177 | 103 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم والعصر |
| | | Замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасыр белән ант итеп әйтәмен ки. |
|