نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
6096 | 94 | 6 | إن مع العسر يسرا |
| | | Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла. |
|
6097 | 94 | 7 | فإذا فرغت فانصب |
| | | Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш. |
|
6098 | 94 | 8 | وإلى ربك فارغب |
| | | Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул! |
|
6099 | 95 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم والتين والزيتون |
| | | Инҗир җимеше илә ант итәм вә зәйтүн агачы белән. |
|
6100 | 95 | 2 | وطور سينين |
| | | Вә мүбарәк Тур тавы белән ант итәм. |
|
6101 | 95 | 3 | وهذا البلد الأمين |
| | | Вә ошбу иминлек шәһәре Мәккә белән ант итәм. |
|
6102 | 95 | 4 | لقد خلقنا الإنسان في أحسن تقويم |
| | | Тәхкыйк, Без адәм баласын күркәмрәк сурәттә халык кылдык. (халык кылу – бар итү мәгънәсендә) |
|
6103 | 95 | 5 | ثم رددناه أسفل سافلين |
| | | Соңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә. (Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белергә һәм алар җөмләсеннән булудан сакланырга кирәк! Алар кәферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә пычрак эшне эшләүче фасыйклар, рыячылар, сихерчеләр, багучылар, бидеґәтчеләр, мал җыючы бик саран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар, хаксыз кеше үтерүчеләр, гомумән Коръән белән гамәл кылмаучылар: куәтле вакытларында тәүбә итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр – һәммәсе болар җәһәннәмгә керәчәкләр.) |
|
6104 | 95 | 6 | إلا الذين آمنوا وعملوا الصالحات فلهم أجر غير ممنون |
| | | Мәгәр иман китереп Аллаһуга вә расүлгә итагать иткән, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылган кешеләрне генә түбәннәрнең түбәненә төшермибез, аларга һич киселми, кимеми торган мәңгегә җәннәт нигъмәтләредер. |
|
6105 | 95 | 7 | فما يكذبك بعد بالدين |
| | | Ий имансыз кире кеше, Коръәннең ачык вә көчле дәлилләре соңында сине нәрсә мәҗбүр итә ахирәттә булачак хисап вә ґәзаб көнен инкяр итәргә? |
|