نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
6080 | 93 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم والضحى |
| | | Төшкә хәтле булган вакыт белән ант" итәм. |
|
6081 | 93 | 2 | والليل إذا سجى |
| | | Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа. |
|
6082 | 93 | 3 | ما ودعك ربك وما قلى |
| | | Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.) |
|
6083 | 93 | 4 | وللآخرة خير لك من الأولى |
| | | Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.) |
|
6084 | 93 | 5 | ولسوف يعطيك ربك فترضى |
| | | Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың. |
|
6085 | 93 | 6 | ألم يجدك يتيما فآوى |
| | | Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.) |
|
6086 | 93 | 7 | ووجدك ضالا فهدى |
| | | Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме? |
|
6087 | 93 | 8 | ووجدك عائلا فأغنى |
| | | Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме? |
|
6088 | 93 | 9 | فأما اليتيم فلا تقهر |
| | | Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә. |
|
6089 | 93 | 10 | وأما السائل فلا تنهر |
| | | Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә. |
|