نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
6026 | 90 | 3 | ووالد وما ولد |
| | | Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен. |
|
6027 | 90 | 4 | لقد خلقنا الإنسان في كبد |
| | | Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык. |
|
6028 | 90 | 5 | أيحسب أن لن يقدر عليه أحد |
| | | Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип? |
|
6029 | 90 | 6 | يقول أهلكت مالا لبدا |
| | | Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип. |
|
6030 | 90 | 7 | أيحسب أن لم يره أحد |
| | | Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы? |
|
6031 | 90 | 8 | ألم نجعل له عينين |
| | | Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме? |
|
6032 | 90 | 9 | ولسانا وشفتين |
| | | Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы? |
|
6033 | 90 | 10 | وهديناه النجدين |
| | | Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме? |
|
6034 | 90 | 11 | فلا اقتحم العقبة |
| | | Ул бөек таулардан үтмәде. |
|
6035 | 90 | 12 | وما أدراك ما العقبة |
| | | Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде? |
|