نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
6006 | 89 | 13 | فصب عليهم ربك سوط عذاب |
| | | Раббың аларга койды ґәзаб камчысын. |
|
6007 | 89 | 14 | إن ربك لبالمرصاد |
| | | Тәхкыйк синең Раббың фәсәд кылучы залимнәрне күзәтүче һәм аларны тотучыдыр. |
|
6008 | 89 | 15 | فأما الإنسان إذا ما ابتلاه ربه فأكرمه ونعمه فيقول ربي أكرمن |
| | | Әмма адәм баласы Раббысы аны дөнья байлыгы илә мүбтәлә кылса һәм дөнья эшләрендә кешеләр арасында хөрмәтле итсә, ул мине Аллаһ хөрмәтләде, дип, дөнья байлыгы белән генә үзен Аллаһуның дусты саныйдыр. |
|
6009 | 89 | 16 | وأما إذا ما ابتلاه فقدر عليه رزقه فيقول ربي أهانن |
| | | Вә әмма Раббысы аның ризыгың кылып, ярлылык белән мүбтәлә итсә, ул Раббым мине хур итте, диядер. |
|
6010 | 89 | 17 | كلا بل لا تكرمون اليتيم |
| | | Юк кешенең Аллаһ каршында хөрмәте дөнья байлыгы белән түгел, бәлки чын иман, хак дин һәм изге гамәлләр беләндер. Хур булуы да ярлылык белән түгел, бәлки имансыз, динсез булу белән һәм нәфескә ияреп азгынлык кылу беләндер. Бәлки сез ятимнәрне хөрмәтләмисез. |
|
6011 | 89 | 18 | ولا تحاضون على طعام المسكين |
| | | Бай булсагыз фәкыйрьләрне ашатырга, аларга мал бирергә кызыкмыйсыз һәм башкаларны да кызыктырмыйсыз. |
|
6012 | 89 | 19 | وتأكلون التراث أكلا لما |
| | | Һәм мирас малын, ягъни үлгән кешедән калган мал – тол хатын вә ятимнәр хакыдыр, сез шул малның хәрам икәнен тикшермәстән ашый бирәсез. |
|
6013 | 89 | 20 | وتحبون المال حبا جما |
| | | Вә дөнья малын бик нык сөю белән сөясез. |
|
6014 | 89 | 21 | كلا إذا دكت الأرض دكا دكا |
| | | Юк, шәригатьне бозмагыз, мирас малын ашамагыз, әгәр җир каты тетрәү белән тетрәсә. |
|
6015 | 89 | 22 | وجاء ربك والملك صفا صفا |
| | | Вә Раббыңның әмере килсә, вә фәрештәләр саф-саф булып килеп бассалар. |
|