نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5988 | 88 | 21 | فذكر إنما أنت مذكر |
| | | Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең. |
|
5989 | 88 | 22 | لست عليهم بمصيطر |
| | | Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең. |
|
5990 | 88 | 23 | إلا من تولى وكفر |
| | | Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса. |
|
5991 | 88 | 24 | فيعذبه الله العذاب الأكبر |
| | | Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр. |
|
5992 | 88 | 25 | إن إلينا إيابهم |
| | | Тәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары. |
|
5993 | 88 | 26 | ثم إن علينا حسابهم |
| | | Соңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер. |
|
5994 | 89 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم والفجر |
| | | Таң белән. |
|
5995 | 89 | 2 | وليال عشر |
| | | Вә ун төн белән ант итәм, ун төннән мырад зәл хиҗҗә аеның әүвәлге ун төннәредер, яки рамадан аеның ахыргы ун төннәредер. |
|
5996 | 89 | 3 | والشفع والوتر |
| | | Корбан көне һам ґәрәфа көне белән яки мәхлук һәм халык белән ант итәмен. |
|
5997 | 89 | 4 | والليل إذا يسر |
| | | Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн үтеп китсә. |
|