نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5982 | 88 | 15 | ونمارق مصفوفة |
| | | Вә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр. |
|
5983 | 88 | 16 | وزرابي مبثوثة |
| | | Вә җәелгән паласлар бардыр. |
|
5984 | 88 | 17 | أفلا ينظرون إلى الإبل كيف خلقت |
| | | Әйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар? |
|
5985 | 88 | 18 | وإلى السماء كيف رفعت |
| | | Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән? |
|
5986 | 88 | 19 | وإلى الجبال كيف نصبت |
| | | Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар? |
|
5987 | 88 | 20 | وإلى الأرض كيف سطحت |
| | | Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән? |
|
5988 | 88 | 21 | فذكر إنما أنت مذكر |
| | | Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең. |
|
5989 | 88 | 22 | لست عليهم بمصيطر |
| | | Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең. |
|
5990 | 88 | 23 | إلا من تولى وكفر |
| | | Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса. |
|
5991 | 88 | 24 | فيعذبه الله العذاب الأكبر |
| | | Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр. |
|