نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5872 | 83 | 24 | تعرف في وجوههم نضرة النعيم |
| | | Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр. |
|
5873 | 83 | 25 | يسقون من رحيق مختوم |
| | | Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән. |
|
5874 | 83 | 26 | ختامه مسك وفي ذلك فليتنافس المتنافسون |
| | | Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар! |
|
5875 | 83 | 27 | ومزاجه من تسنيم |
| | | Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер. |
|
5876 | 83 | 28 | عينا يشرب بها المقربون |
| | | Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.) |
|
5877 | 83 | 29 | إن الذين أجرموا كانوا من الذين آمنوا يضحكون |
| | | Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр |
|
5878 | 83 | 30 | وإذا مروا بهم يتغامزون |
| | | Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр. |
|
5879 | 83 | 31 | وإذا انقلبوا إلى أهلهم انقلبوا فكهين |
| | | Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр. |
|
5880 | 83 | 32 | وإذا رأوهم قالوا إن هؤلاء لضالون |
| | | Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде. |
|
5881 | 83 | 33 | وما أرسلوا عليهم حافظين |
| | | Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр. |
|