نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5768 | 80 | 10 | فأنت عنه تلهى |
| | | син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың. |
|
5769 | 80 | 11 | كلا إنها تذكرة |
| | | Юк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен сөйлидер. |
|
5770 | 80 | 12 | فمن شاء ذكره |
| | | Теләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый). |
|
5771 | 80 | 13 | في صحف مكرمة |
| | | Ул Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер. |
|
5772 | 80 | 14 | مرفوعة مطهرة |
| | | Хөрияте бик югары, хатадан бик пакь. |
|
5773 | 80 | 15 | بأيدي سفرة |
| | | Язучы фәрештәләр кулындадыр. |
|
5774 | 80 | 16 | كرام بررة |
| | | Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр вә бик итагатьлеләр. |
|
5775 | 80 | 17 | قتل الإنسان ما أكفره |
| | | Ләгънәт төшкән кеше ни гаҗәп көфран нигъмәттә ифрат кылучыдыр, ягъни бик каты көферлек кыладыр! |
|
5776 | 80 | 18 | من أي شيء خلقه |
| | | Аллаһ аны ни нәрсәдән яратты соң? |
|
5777 | 80 | 19 | من نطفة خلقه فقدره |
| | | Мәни суыннан бит! Кешене яратты да, аның әгъзасын, гомерен һәм ризыкларын чикләде. |
|