نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5763 | 80 | 5 | أما من استغنى |
| | | Әмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартса, |
|
5764 | 80 | 6 | فأنت له تصدى |
| | | син аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың. |
|
5765 | 80 | 7 | وما عليك ألا يزكى |
| | | Сиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән? |
|
5766 | 80 | 8 | وأما من جاءك يسعى |
| | | Вә әмма берәү ашыгып сиңа килсә, |
|
5767 | 80 | 9 | وهو يخشى |
| | | Раббысыннан курыккан хәлдә, |
|
5768 | 80 | 10 | فأنت عنه تلهى |
| | | син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың. |
|
5769 | 80 | 11 | كلا إنها تذكرة |
| | | Юк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен сөйлидер. |
|
5770 | 80 | 12 | فمن شاء ذكره |
| | | Теләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый). |
|
5771 | 80 | 13 | في صحف مكرمة |
| | | Ул Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер. |
|
5772 | 80 | 14 | مرفوعة مطهرة |
| | | Хөрияте бик югары, хатадан бик пакь. |
|