نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5717 | 79 | 5 | فالمدبرات أمرا |
| | | Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен. |
|
5718 | 79 | 6 | يوم ترجف الراجفة |
| | | Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр. |
|
5719 | 79 | 7 | تتبعها الرادفة |
| | | Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар. |
|
5720 | 79 | 8 | قلوب يومئذ واجفة |
| | | Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар. |
|
5721 | 79 | 9 | أبصارها خاشعة |
| | | Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр. |
|
5722 | 79 | 10 | يقولون أإنا لمردودون في الحافرة |
| | | Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: "Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы? |
|
5723 | 79 | 11 | أإذا كنا عظاما نخرة |
| | | Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы? |
|
5724 | 79 | 12 | قالوا تلك إذا كرة خاسرة |
| | | Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: "Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк", – дип. |
|
5725 | 79 | 13 | فإنما هي زجرة واحدة |
| | | Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр. |
|
5726 | 79 | 14 | فإذا هم بالساهرة |
| | | Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар. |
|