نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5697 | 78 | 25 | إلا حميما وغساقا |
| | | Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр. |
|
5698 | 78 | 26 | جزاء وفاقا |
| | | Бу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде. |
|
5699 | 78 | 27 | إنهم كانوا لا يرجون حسابا |
| | | Тәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр. |
|
5700 | 78 | 28 | وكذبوا بآياتنا كذابا |
| | | Дәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде. |
|
5701 | 78 | 29 | وكل شيء أحصيناه كتابا |
| | | Вә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып. |
|
5702 | 78 | 30 | فذوقوا فلن نزيدكم إلا عذابا |
| | | Татыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз. |
|
5703 | 78 | 31 | إن للمتقين مفازا |
| | | Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер. |
|
5704 | 78 | 32 | حدائق وأعنابا |
| | | Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр. |
|
5705 | 78 | 33 | وكواعب أترابا |
| | | Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар. |
|
5706 | 78 | 34 | وكأسا دهاقا |
| | | Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар. |
|