نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5669 | 77 | 47 | ويل يومئذ للمكذبين |
| | | Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
|
5670 | 77 | 48 | وإذا قيل لهم اركعوا لا يركعون |
| | | Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр. |
|
5671 | 77 | 49 | ويل يومئذ للمكذبين |
| | | Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
|
5672 | 77 | 50 | فبأي حديث بعده يؤمنون |
| | | Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар? |
|
5673 | 78 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم عم يتساءلون |
| | | Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: "Мухәммәд нәрсә сөйли", – дип бер-берсеннән сораштылар". |
|
5674 | 78 | 2 | عن النبإ العظيم |
| | | Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән" хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар. |
|
5675 | 78 | 3 | الذي هم فيه مختلفون |
| | | Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр. |
|
5676 | 78 | 4 | كلا سيعلمون |
| | | Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр. |
|
5677 | 78 | 5 | ثم كلا سيعلمون |
| | | Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген! |
|
5678 | 78 | 6 | ألم نجعل الأرض مهادا |
| | | Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы. |
|