نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5636 | 77 | 14 | وما أدراك ما يوم الفصل |
| | | Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген? |
|
5637 | 77 | 15 | ويل يومئذ للمكذبين |
| | | Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер. |
|
5638 | 77 | 16 | ألم نهلك الأولين |
| | | Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме? |
|
5639 | 77 | 17 | ثم نتبعهم الآخرين |
| | | Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез. |
|
5640 | 77 | 18 | كذلك نفعل بالمجرمين |
| | | Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез. |
|
5641 | 77 | 19 | ويل يومئذ للمكذبين |
| | | Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр! |
|
5642 | 77 | 20 | ألم نخلقكم من ماء مهين |
| | | Әйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан? |
|
5643 | 77 | 21 | فجعلناه في قرار مكين |
| | | Ул суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык. |
|
5644 | 77 | 22 | إلى قدر معلوم |
| | | Билгеләнгән туачак вакытына чаклы. |
|
5645 | 77 | 23 | فقدرنا فنعم القادرون |
| | | Бу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез. |
|