نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5597 | 76 | 6 | عينا يشرب بها عباد الله يفجرونها تفجيرا |
| | | Ул кәфур чишмәдер, аннан эчәрләр Аллаһуның итагатьле коллары, вә ул чишмәне ничек кирәк – шулай агызырлар. |
|
5598 | 76 | 7 | يوفون بالنذر ويخافون يوما كان شره مستطيرا |
| | | Алар дөньяда вакытта Аллаһудан йөкләтелгән бурычларын үтәрләр, ягъни Аллаһ кушкан эшләрне эшләрләр вә Ул тыйган эшләрдән тыелырлар, вә алар катылыгы һәркайда таралган кыямәт көненнән куркырлар. |
|
5599 | 76 | 8 | ويطعمون الطعام على حبه مسكينا ويتيما وأسيرا |
| | | Дәхи алар Аллаһ ризасы өчен мескеннәргә, ятимнәргә һәм тоткында булган мөселманнарга аш һәм садака бирерләр. |
|
5600 | 76 | 9 | إنما نطعمكم لوجه الله لا نريد منكم جزاء ولا شكورا |
| | | Алар әйтерләр: "Без сезне фәкать Аллаһ ризасы өчен генә ашатабыз, без сездән өмет итмибез каршысына безгә бер изгелек итүегезне һәм дога кылыгыз, дип тә әйтмибез. |
|
5601 | 76 | 10 | إنا نخاف من ربنا يوما عبوسا قمطريرا |
| | | Чөнки без Раббыбыздан куркабыз катылыгы белән йөзләрне чытыкландыручы кыямәт көненнән", – дип. |
|
5602 | 76 | 11 | فوقاهم الله شر ذلك اليوم ولقاهم نضرة وسرورا |
| | | Аллаһ аларны ул көннең катылыгыннан саклар һәм аларның йөзләремә яктылыкны дәхи шатлыкны салыр. |
|
5603 | 76 | 12 | وجزاهم بما صبروا جنة وحريرا |
| | | Дәхи алармы Аллаһ юлында чыдамлы булганнары өчен җәннәт һәм ефәк киемнәр белән бүләкләр. |
|
5604 | 76 | 13 | متكئين فيها على الأرائك لا يرون فيها شمسا ولا زمهريرا |
| | | Алар җәннәттә яхшы диваннарга таянучылардыр, анда кояш эсселеген һәм суыкны күрмәсләр. |
|
5605 | 76 | 14 | ودانية عليهم ظلالها وذللت قطوفها تذليلا |
| | | Дәхи аларга агач күләгәсе якын булыр һәм ул агачларның җимешләре аларга бик якын ителде. |
|
5606 | 76 | 15 | ويطاف عليهم بآنية من فضة وأكواب كانت قواريرا |
| | | Дәхи алар тирәсендә йөртәләр көмеш савытларны һәм бәллүрдән булган борынсыз, тоткасыз савытларны. |
|