نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5593 | 76 | 2 | إنا خلقنا الإنسان من نطفة أمشاج نبتليه فجعلناه سميعا بصيرا |
| | | Тәхкыйк Без Адом балаларын яраттык, ир илә хатынның катнашкан мәниләреннән, Без аны бәлаләндереп сынарбыз, аны ишетүче вә күрүче кылдык. |
|
5594 | 76 | 3 | إنا هديناه السبيل إما شاكرا وإما كفورا |
| | | Тәхкыйк аңа туры юлның сибешләрен күрсәттек, ул кеше Без биргән нигъмәтләргә йә шөкер итүчедер, йә нигъмәтләрне Аллаһ биргәнлеген инкяр итүчедер. |
|
5595 | 76 | 4 | إنا أعتدنا للكافرين سلاسل وأغلالا وسعيرا |
| | | Тәхкыйк Без нигъмәтләргә көферлек кылучыларга хәзерләдек чылбырларны вә богауларны һәм кызган утны. |
|
5596 | 76 | 5 | إن الأبرار يشربون من كأس كان مزاجها كافورا |
| | | Тәхкыйк яхшы мөселманнар тәмле сулар эчәрләр, ул суның исе һәм тәме кәфур (камфора) кебидер. |
|
5597 | 76 | 6 | عينا يشرب بها عباد الله يفجرونها تفجيرا |
| | | Ул кәфур чишмәдер, аннан эчәрләр Аллаһуның итагатьле коллары, вә ул чишмәне ничек кирәк – шулай агызырлар. |
|
5598 | 76 | 7 | يوفون بالنذر ويخافون يوما كان شره مستطيرا |
| | | Алар дөньяда вакытта Аллаһудан йөкләтелгән бурычларын үтәрләр, ягъни Аллаһ кушкан эшләрне эшләрләр вә Ул тыйган эшләрдән тыелырлар, вә алар катылыгы һәркайда таралган кыямәт көненнән куркырлар. |
|
5599 | 76 | 8 | ويطعمون الطعام على حبه مسكينا ويتيما وأسيرا |
| | | Дәхи алар Аллаһ ризасы өчен мескеннәргә, ятимнәргә һәм тоткында булган мөселманнарга аш һәм садака бирерләр. |
|
5600 | 76 | 9 | إنما نطعمكم لوجه الله لا نريد منكم جزاء ولا شكورا |
| | | Алар әйтерләр: "Без сезне фәкать Аллаһ ризасы өчен генә ашатабыз, без сездән өмет итмибез каршысына безгә бер изгелек итүегезне һәм дога кылыгыз, дип тә әйтмибез. |
|
5601 | 76 | 10 | إنا نخاف من ربنا يوما عبوسا قمطريرا |
| | | Чөнки без Раббыбыздан куркабыз катылыгы белән йөзләрне чытыкландыручы кыямәт көненнән", – дип. |
|
5602 | 76 | 11 | فوقاهم الله شر ذلك اليوم ولقاهم نضرة وسرورا |
| | | Аллаһ аларны ул көннең катылыгыннан саклар һәм аларның йөзләремә яктылыкны дәхи шатлыкны салыр. |
|