نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5575 | 75 | 24 | ووجوه يومئذ باسرة |
| | | Дәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр. |
|
5576 | 75 | 25 | تظن أن يفعل بها فاقرة |
| | | Аның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың. |
|
5577 | 75 | 26 | كلا إذا بلغت التراقي |
| | | Юк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә, |
|
5578 | 75 | 27 | وقيل من راق |
| | | шул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр. |
|
5579 | 75 | 28 | وظن أنه الفراق |
| | | Инде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар. |
|
5580 | 75 | 29 | والتفت الساق بالساق |
| | | Дөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы. |
|
5581 | 75 | 30 | إلى ربك يومئذ المساق |
| | | Бүген бармак Раббың хозурындадыр. |
|
5582 | 75 | 31 | فلا صدق ولا صلى |
| | | Имансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады. |
|
5583 | 75 | 32 | ولكن كذب وتولى |
| | | Ләкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты. |
|
5584 | 75 | 33 | ثم ذهب إلى أهله يتمطى |
| | | Моның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды. |
|