نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5538 | 74 | 43 | قالوا لم نك من المصلين |
| | | Сакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек. |
|
5539 | 74 | 44 | ولم نك نطعم المسكين |
| | | Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык. |
|
5540 | 74 | 45 | وكنا نخوض مع الخائضين |
| | | Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек. |
|
5541 | 74 | 46 | وكنا نكذب بيوم الدين |
| | | Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек. |
|
5542 | 74 | 47 | حتى أتانا اليقين |
| | | Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип. |
|
5543 | 74 | 48 | فما تنفعهم شفاعة الشافعين |
| | | Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс. |
|
5544 | 74 | 49 | فما لهم عن التذكرة معرضين |
| | | Нәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар? |
|
5545 | 74 | 50 | كأنهم حمر مستنفرة |
| | | Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби. |
|
5546 | 74 | 51 | فرت من قسورة |
| | | Ул ишәк арысланнан өркеп качар. |
|
5547 | 74 | 52 | بل يريد كل امرئ منهم أن يؤتى صحفا منشرة |
| | | Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр. |
|