نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5515 | 74 | 20 | ثم قتل كيف قدر |
| | | Ул һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый! |
|
5516 | 74 | 21 | ثم نظر |
| | | Соңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады. |
|
5517 | 74 | 22 | ثم عبس وبسر |
| | | Соңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды. |
|
5518 | 74 | 23 | ثم أدبر واستكبر |
| | | Аннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде. |
|
5519 | 74 | 24 | فقال إن هذا إلا سحر يؤثر |
| | | Башка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган сихер диде. |
|
5520 | 74 | 25 | إن هذا إلا قول البشر |
| | | Бу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде. |
|
5521 | 74 | 26 | سأصليه سقر |
| | | Тиздән аны сакар тәмугына салырмын. |
|
5522 | 74 | 27 | وما أدراك ما سقر |
| | | Сиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде? |
|
5523 | 74 | 28 | لا تبقي ولا تذر |
| | | Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас. |
|
5524 | 74 | 29 | لواحة للبشر |
| | | Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр. |
|