نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5477 | 73 | 2 | قم الليل إلا قليلا |
| | | Гыйбадәт өчен төнлә уяу тор, мәгәр төннең беразын йокла, ял ит. |
|
5478 | 73 | 3 | نصفه أو انقص منه قليلا |
| | | Яки төннең яртысыннан бераз азырагын да гыйбадәт өчен тор, яки ярты төнне гыйбадәт өчен уяу тор. |
|
5479 | 73 | 4 | أو زد عليه ورتل القرآن ترتيلا |
| | | Яки ярты төннән күбрәк тор, вә Коръәнне тәртибе белән тыңлап торган кеше сүзләрне дөрес аңларлык итеп ашыкмыйча укыгыз! |
|
5480 | 73 | 5 | إنا سنلقي عليك قولا ثقيلا |
| | | Без, әлбәттә, авыр сүзне сиңа тиз йөкләрбез, ягъни нәфес сөймәгән шәригать хөкемнәрен. |
|
5481 | 73 | 6 | إن ناشئة الليل هي أشد وطئا وأقوم قيلا |
| | | Төплә торып намаз, Коръән уку, әлбәттә, нәфескә катырак мәшәкатьтер вә укылышта сүзләре дөресерәк һәм күңелгә тәэсирлерәктер. |
|
5482 | 73 | 7 | إن لك في النهار سبحا طويلا |
| | | Әлбәттә, көндез синең эшләрең күптер, эштән бушангач тынычланып кичләрен Аллаһуга гыйбадәт кыл! |
|
5483 | 73 | 8 | واذكر اسم ربك وتبتل إليه تبتيلا |
| | | Раббыңның исемен зекер ит, Аңа гыйбадәт кыл һәм гыйбадәттә дөнья уйларыннан кисел, ныклап киселеп күңелеңне фәкать Аллаһуга багъла! |
|
5484 | 73 | 9 | رب المشرق والمغرب لا إله إلا هو فاتخذه وكيلا |
| | | Ул – Аллаһ мәшрикъның вә мәгърибнең Раббысы, һич мәгьбуд юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аны барча эшләреңдә үзеңә хуҗа итеп ал! |
|
5485 | 73 | 10 | واصبر على ما يقولون واهجرهم هجرا جميلا |
| | | Вә аларның хакка каршы сөйләгән мәгънәсез сүзләренә чыда, вә аларны бер тарафка куй күркәм кую белән! |
|
5486 | 73 | 11 | وذرني والمكذبين أولي النعمة ومهلهم قليلا |
| | | Мине вә Минем белән бергә куй, Коръәнне ялган диюче байларны вә олугъларны, Мин аларны Үзем хөкем итәрмен, вә аларга бераз вакыт бир! |
|