نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5452 | 72 | 5 | وأنا ظننا أن لن تقول الإنس والجن على الله كذبا |
| | | Тәхкыйк без Коръән сүзләрен ишетмәс борын уйлый идек, һичбер кеше вә җен заты Аллаһуга ялган сөйләмәс, дип. |
|
5453 | 72 | 6 | وأنه كان رجال من الإنس يعوذون برجال من الجن فزادوهم رهقا |
| | | Тәхкыйк кеше затыннан булган ирләр, җен затыннан булган ирләргә сыгына иделәр, ул кешеләр шул җеннәргә ахмаклыкны арттырдылар. |
|
5454 | 72 | 7 | وأنهم ظنوا كما ظننتم أن لن يبعث الله أحدا |
| | | Тәхкыйк ул җеннәр уйладылар сез кәферләр уйлаган кеби, Аллаһ һичкемне кубармас, тергезмәс дип. |
|
5455 | 72 | 8 | وأنا لمسنا السماء فوجدناها ملئت حرسا شديدا وشهبا |
| | | Коръәнгә иман китереп мөселман булган җеннәр янә әйттеләр: "Без күк тарафына менгән идек, күкне көчле сакчы фәрештәләр вә атылучы ялкынлы йолдызлар белән тутырылган таптык. |
|
5456 | 72 | 9 | وأنا كنا نقعد منها مقاعد للسمع فمن يستمع الآن يجد له شهابا رصدا |
| | | Янә без фәрештәләр сүзен ишетер өчен күкләргә менеп урыннарга утырадыр идек, бер җен хәзер менеп тыңласа, үзе өчен шайтаннар саклап торган ялкынны табар! |
|
5457 | 72 | 10 | وأنا لا ندري أشر أريد بمن في الأرض أم أراد بهم ربهم رشدا |
| | | Без, әлбәттә, белмибез йә җирдәге кешеләргә бер зарар касд ителмәде, әллә Раббылары аларга һидәятне теләдеме? |
|
5458 | 72 | 11 | وأنا منا الصالحون ومنا دون ذلك كنا طرائق قددا |
| | | Дәхи бездән, әлбәттә, яхшылар да бар вә бездә яхшылардан башка явызлар да бар, без, әлбәттә, төрле юлда булдык. |
|
5459 | 72 | 12 | وأنا ظننا أن لن نعجز الله في الأرض ولن نعجزه هربا |
| | | Тәхкыйк без белдек, әлбәттә, Аллаһуны гаҗиз кыла алмабыз, җирдә һәм качып та гаҗиз кыла алмабыз. |
|
5460 | 72 | 13 | وأنا لما سمعنا الهدى آمنا به فمن يؤمن بربه فلا يخاف بخسا ولا رهقا |
| | | Тәхкыйк без Коръәнне ишеткәч аңа иман китердек, берәү Раббысына вә Аның сүзенә ышанса, ул кеше кимсетелүдән һәм гакылсызланудан курыкмас. |
|
5461 | 72 | 14 | وأنا منا المسلمون ومنا القاسطون فمن أسلم فأولئك تحروا رشدا |
| | | Тәхкыйк бездә мөселманнар бар һәм туры юлдан читкә чыгып адашканнар да бар бездә. Коръән белән гамәл кылып мөселман булган кешеләр туры юлны таптылар. |
|