نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5422 | 71 | 3 | أن اعبدوا الله واتقوه وأطيعون |
| | | Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз һәм дә миңа итагать итегез, дип боерамын. |
|
5423 | 71 | 4 | يغفر لكم من ذنوبكم ويؤخركم إلى أجل مسمى إن أجل الله إذا جاء لا يؤخر لو كنتم تعلمون |
| | | Әгәр минем боерыкны кабул итеп тәүбә итсәгез, ислам динен кабул итеп мөселман булсагыз, Аллаһ гөнаһларыгызны ярлыкар һәм сезне яшәтер билгеләнгән әҗәлегезгә чаклы. Тәхкыйк Аллаһ билгеләгән әҗәл әгәр килсә һич кичектерелмәс. Әгәр шуны белсәгез!" |
|
5424 | 71 | 5 | قال رب إني دعوت قومي ليلا ونهارا |
| | | Нух әйтте: "Ий Раббым, кавемемне ислам диненә кичләрдә дә вә көндезләрдә дә чакырдым. |
|
5425 | 71 | 6 | فلم يزدهم دعائي إلا فرارا |
| | | Минем чакыруым аларга арттырмады, мәгәр хактан, ислам диненнән качуны гына арттырды. |
|
5426 | 71 | 7 | وإني كلما دعوتهم لتغفر لهم جعلوا أصابعهم في آذانهم واستغشوا ثيابهم وأصروا واستكبروا استكبارا |
| | | Ий Раббым, һәркайчан мин аларны Синең ярлыкавыңа гафу итүеңә чакырсам, минем сүземне ишетмәс өчен бармакларын колакларына тыгалар һәм киемнәренә бөркәнделәр, вә, көферлектә дәвам иттеләр һәм каты тәкәбберләнү илә тәкәбберләнделәр. |
|
5427 | 71 | 8 | ثم إني دعوتهم جهارا |
| | | Моннан соң мин аларны бик каты кычкырып чакырдым. |
|
5428 | 71 | 9 | ثم إني أعلنت لهم وأسررت لهم إسرارا |
| | | Соңра исламга чакыруымны ачык игълан кылдым, вә яшерен генә аулакта да өндәп карадым. |
|
5429 | 71 | 10 | فقلت استغفروا ربكم إنه كان غفارا |
| | | Һәм әйттем аларга: "Тәүбә итеп Раббыгыздан истигъфар кылыгыз, гафу сорагыз, шиксез, Ул гөнаһларны ярлыкаучы. |
|
5430 | 71 | 11 | يرسل السماء عليكم مدرارا |
| | | Вә сезгә күктән яңгырны коеп яудырыр. |
|
5431 | 71 | 12 | ويمددكم بأموال وبنين ويجعل لكم جنات ويجعل لكم أنهارا |
| | | Вә сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләр, дәхи җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер." Нух аларны күп еллар иманга өндәде, алар кабул итмәделәр. Шуннан соң Аллаһ аларга яңгырны туктатты, елгалары корыды вә хатыннары бала тудырмады. |
|