نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5408 | 70 | 33 | والذين هم بشهاداتهم قائمون |
| | | Дәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар. |
|
5409 | 70 | 34 | والذين هم على صلاتهم يحافظون |
| | | Дәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар. |
|
5410 | 70 | 35 | أولئك في جنات مكرمون |
| | | Менә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр. |
|
5411 | 70 | 36 | فمال الذين كفروا قبلك مهطعين |
| | | Имансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып, |
|
5412 | 70 | 37 | عن اليمين وعن الشمال عزين |
| | | уңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр. |
|
5413 | 70 | 38 | أيطمع كل امرئ منهم أن يدخل جنة نعيم |
| | | Әллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме? |
|
5414 | 70 | 39 | كلا إنا خلقناهم مما يعلمون |
| | | Тәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан. |
|
5415 | 70 | 40 | فلا أقسم برب المشارق والمغارب إنا لقادرون |
| | | Мәшрыйклар вә мәгърибләр Раббысы белән ант итәмен, тәхкыйк Без кадирбыз. |
|
5416 | 70 | 41 | على أن نبدل خيرا منهم وما نحن بمسبوقين |
| | | Бу имансыз, динсез кешеләрне яхшырак кешеләргә алыштырырга, ягъни аларны һәммәсен һәлак итеп, алар урынына итагать итүче яхшы кешеләрне халык кылырга, Без эшебездә артка калучы түгелбез, һичбер эштә Бездән алга чыгучы булмас. |
|
5417 | 70 | 42 | فذرهم يخوضوا ويلعبوا حتى يلاقوا يومهم الذي يوعدون |
| | | Син аларны ихтыярларына куй, батыл гамәлләренә чумсыннар вә һич файдасыз нәрсәләр белән уйнасыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы. |
|