نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5398 | 70 | 23 | الذين هم على صلاتهم دائمون |
| | | Алар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар. |
|
5399 | 70 | 24 | والذين في أموالهم حق معلوم |
| | | Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр. |
|
5400 | 70 | 25 | للسائل والمحروم |
| | | Сораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр. |
|
5401 | 70 | 26 | والذين يصدقون بيوم الدين |
| | | Дәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр. |
|
5402 | 70 | 27 | والذين هم من عذاب ربهم مشفقون |
| | | Дәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр. |
|
5403 | 70 | 28 | إن عذاب ربهم غير مأمون |
| | | Тәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр. |
|
5404 | 70 | 29 | والذين هم لفروجهم حافظون |
| | | Дәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр. |
|
5405 | 70 | 30 | إلا على أزواجهم أو ما ملكت أيمانهم فإنهم غير ملومين |
| | | Мәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның өчен шелтәләнмәсләр. |
|
5406 | 70 | 31 | فمن ابتغى وراء ذلك فأولئك هم العادون |
| | | Берәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән үткән кешеләрдер. |
|
5407 | 70 | 32 | والذين هم لأماناتهم وعهدهم راعون |
| | | Дәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт итмәсләр. |
|