نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
540 | 4 | 47 | يا أيها الذين أوتوا الكتاب آمنوا بما نزلنا مصدقا لما معكم من قبل أن نطمس وجوها فنردها على أدبارها أو نلعنهم كما لعنا أصحاب السبت وكان أمر الله مفعولا |
| | | Ий китап бирелгән яһүдләр! Без иңдергән Коръәнгә ышаныгыз, үзегездә булган Тәүратка да ышанганыгыз хәлдә, йөзләрегезне каралтмас борын, ул кара йөзлеләрне артларындагы адашу юлларына дүндерербез яки шимбә көн Аллаһ хөкемен бозган кешеләрне ләгънәт кылганыбыз кеби, сезне дә ләгънәт кылмас борын иман китереп, Коръән белән гамәл кылыгыз. Аллаһ әмере үтәлмеш булды. |
|
541 | 4 | 48 | إن الله لا يغفر أن يشرك به ويغفر ما دون ذلك لمن يشاء ومن يشرك بالله فقد افترى إثما عظيما |
| | | Аллаһ үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итмәс, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны үзе теләгән кешедән гафу итәр. Бер кеше Аллаһуга кемнедер, нәрсәнедер тиңдәш кылса дөреслектә ул Аллаһуга олы ялганны ифтира кылган буладыр. |
|
542 | 4 | 49 | ألم تر إلى الذين يزكون أنفسهم بل الله يزكي من يشاء ولا يظلمون فتيلا |
| | | Ий Мухәммәд г-м! Күрәсеңме үзләрен гөнаһтан пакь санаган кешеләрне? Минем гөнаһым юк дип мактанучыны Аллаһ һич яратмый. Бәлки Аллаһ үзе теләгән кешене ярлыкап, гөнаһлардан пакьлар. Аллаһ лаклаган кешеләр ахирәттә фәтил хәтле дә золым ителмәсләр. (Фәтил дип хөрмә тешенең ярыгындагы ак җепкә әйтәләр). |
|
543 | 4 | 50 | انظر كيف يفترون على الله الكذب وكفى به إثما مبينا |
| | | "Карагыл, безнең Аллаһ хозурында гөнаһыбыз юк", – дип, ничек Аллаһуга ялганны нисбәт кылалар. Аларның зур гөнаһлы булулары өчен ялган сөйләүләре җитәдер. |
|
544 | 4 | 51 | ألم تر إلى الذين أوتوا نصيبا من الكتاب يؤمنون بالجبت والطاغوت ويقولون للذين كفروا هؤلاء أهدى من الذين آمنوا سبيلا |
| | | Тәүраттан өлеш бирелгән яһүдләрне күрәсеңме? Алар ясалма мәгъбүдләргә һәм ялган хөкемнәргә ышаналар һәм кәферләргә әйтәләр: "Мөселманнарга караганда яһүдләр турырак юлдалар", – дип. |
|
545 | 4 | 52 | أولئك الذين لعنهم الله ومن يلعن الله فلن تجد له نصيرا |
| | | Әнә шул яһүдләрне Аллаһ ләгънәт кылды. Аллаһ бер кешене ләгънәт кылса, ул кеше туры юлны тапсын һәм ґәзабтан котылсын өчен һич тә ярдәмчене тапмассың. |
|
546 | 4 | 53 | أم لهم نصيب من الملك فإذا لا يؤتون الناس نقيرا |
| | | Ул яһүдләрнең байлыклары булса иде, әлбәттә, алар нәкыйра хәтле нәрсә дә башка кешеләргә бирмәс иделәр, ягъни алар бик сараннар. (Нәкыйра дип хөрмә тешенең өстендәге ноктага әйтелә). |
|
547 | 4 | 54 | أم يحسدون الناس على ما آتاهم الله من فضله فقد آتينا آل إبراهيم الكتاب والحكمة وآتيناهم ملكا عظيما |
| | | Әя ул яһүдләр кешеләргә хөседлек кылалармы? Ул кешеләргә Аллаһ үз фазыйләтеннән нигъмәтләр яки дәрәҗә биргәне өчен. Дөреслектә Ибраһим балаларына китап бирдек, ислам диненең хөкемнәрен өйрәттек һәм зур байлык бирдек. |
|
548 | 4 | 55 | فمنهم من آمن به ومنهم من صد عنه وكفى بجهنم سعيرا |
| | | Яһүдләрнең кайберсе Коръәнгә ышанды, кайберсе ышанмады. Коръәнне инкяр кылучыларына ґәзаб йөзеннән ут кыздырылган җәһәннәм җитәр. |
|
549 | 4 | 56 | إن الذين كفروا بآياتنا سوف نصليهم نارا كلما نضجت جلودهم بدلناهم جلودا غيرها ليذوقوا العذاب إن الله كان عزيزا حكيما |
| | | Аятьләребезне инкяр кылучыларны, әлбәттә, тиздән җәһәннәм утына салырбыз. Һәр кайчан тиреләре янып бетсә, тәннәренә яңадан тире үстерербез, ґәзабның катысын татысыннар өчен. Аллаһ үч алуда көчле һәм гаделлек белән хөкем итүчедер. |
|