نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5376 | 70 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم سأل سائل بعذاب واقع |
| | | Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: "Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр" – дип. |
|
5377 | 70 | 2 | للكافرين ليس له دافع |
| | | Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк, |
|
5378 | 70 | 3 | من الله ذي المعارج |
| | | дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан. |
|
5379 | 70 | 4 | تعرج الملائكة والروح إليه في يوم كان مقداره خمسين ألف سنة |
| | | Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә. |
|
5380 | 70 | 5 | فاصبر صبرا جميلا |
| | | Кәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда! |
|
5381 | 70 | 6 | إنهم يرونه بعيدا |
| | | Ул кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар. |
|
5382 | 70 | 7 | ونراه قريبا |
| | | Әмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез. |
|
5383 | 70 | 8 | يوم تكون السماء كالمهل |
| | | Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр. |
|
5384 | 70 | 9 | وتكون الجبال كالعهن |
| | | Вә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар. |
|
5385 | 70 | 10 | ولا يسأل حميم حميما |
| | | Ул көндә дус дустыны сорамас. |
|