نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5334 | 69 | 11 | إنا لما طغى الماء حملناكم في الجارية |
| | | Тәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек су өстендә йөрүче көймәгә. |
|
5335 | 69 | 12 | لنجعلها لكم تذكرة وتعيها أذن واعية |
| | | Ул вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык. |
|
5336 | 69 | 13 | فإذا نفخ في الصور نفخة واحدة |
| | | Мәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә |
|
5337 | 69 | 14 | وحملت الأرض والجبال فدكتا دكة واحدة |
| | | җир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып китсәләр - |
|
5338 | 69 | 15 | فيومئذ وقعت الواقعة |
| | | шул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр. |
|
5339 | 69 | 16 | وانشقت السماء فهي يومئذ واهية |
| | | Ул көндә күк ярылыр вә ул көчсез зәгыйфь булыр. |
|
5340 | 69 | 17 | والملك على أرجائها ويحمل عرش ربك فوقهم يومئذ ثمانية |
| | | Вә ул көндә фәрештәләр җирнең тирәсендә булырлар, вә ул көндә җир тирәсендәге фәрештәләр өстендә Раббыңның ґәршене сигез фәрештә күтәрер. |
|
5341 | 69 | 18 | يومئذ تعرضون لا تخفى منكم خافية |
| | | Ул көндә фаш ителерсез сездән һич нәрсә яшерен калмас ягыш һәммә эшегез күрсәтелер. |
|
5342 | 69 | 19 | فأما من أوتي كتابه بيمينه فيقول هاؤم اقرءوا كتابيه |
| | | Әммә гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: "ий җәмәгать килегез минем гамәл дәфтәремне укыгыз, |
|
5343 | 69 | 20 | إني ظننت أني ملاق حسابيه |
| | | мин әлбәттә дөньяда белдем бүген хисабка юлкачагымны" – дияр. |
|