نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5329 | 69 | 6 | وأما عاد فأهلكوا بريح صرصر عاتية |
| | | Әмма Гад кавеме каты тавышлы үткен җил белән һәлак ителделәр. |
|
5330 | 69 | 7 | سخرها عليهم سبع ليال وثمانية أيام حسوما فترى القوم فيها صرعى كأنهم أعجاز نخل خاوية |
| | | Ул җилне аларга җиде төн вә сигез көн тоташтан ирекле кылды, ул җилдә кешеләрне буылып һәлак булган кеби күрер идең, гүя алар эче куыш хөрмә агачының төбе кеби булып калганнар. |
|
5331 | 69 | 8 | فهل ترى لهم من باقية |
| | | Алардан калган берәр кешене күрерсеңме? Юк, әлбәттә, алардан һичкем калмаган. |
|
5332 | 69 | 9 | وجاء فرعون ومن قبله والمؤتفكات بالخاطئة |
| | | Фиргаун вә аннан элек булган кешеләр һәм Лут пәйгамбәрнең кавеме гөнаһлы эшләрне вә хаталарны күп кылдылар. |
|
5333 | 69 | 10 | فعصوا رسول ربهم فأخذهم أخذة رابية |
| | | Алар Раббыларының пәйгамбәренә гасый гөнаһлы булдылар, аларны Аллаһуның ґәзабы тотты, ычкындырмый торган тоту белән. |
|
5334 | 69 | 11 | إنا لما طغى الماء حملناكم في الجارية |
| | | Тәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек су өстендә йөрүче көймәгә. |
|
5335 | 69 | 12 | لنجعلها لكم تذكرة وتعيها أذن واعية |
| | | Ул вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык. |
|
5336 | 69 | 13 | فإذا نفخ في الصور نفخة واحدة |
| | | Мәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә |
|
5337 | 69 | 14 | وحملت الأرض والجبال فدكتا دكة واحدة |
| | | җир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып китсәләр - |
|
5338 | 69 | 15 | فيومئذ وقعت الواقعة |
| | | шул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр. |
|