نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5269 | 67 | 28 | قل أرأيتم إن أهلكني الله ومن معي أو رحمنا فمن يجير الكافرين من عذاب أليم |
| | | Әйт: "Ничек уйлыйсыз, әгәр Аллаһ мине һәм минем белән бергә булган мөэминнәрне һәлак итсә, яки рәхмәт итеп безне исән калдырса, хакны инкяр итүче кәферләрне рәнҗеткүче каты ґәзабтан кем коткарыр?" |
|
5270 | 67 | 29 | قل هو الرحمن آمنا به وعليه توكلنا فستعلمون من هو في ضلال مبين |
| | | Әйт: "Ул – безнең Раббыбыз барча нәрсәгә рәхмәте ирешкүчедер, вә без Аңа иман китердек һәм Аңа тәвәккәл кылдык. Тиздән күрерсез, кем ачык адашып саташуда икәнлеген!" |
|
5271 | 67 | 30 | قل أرأيتم إن أصبح ماؤكم غورا فمن يأتيكم بماء معين |
| | | Әйт: "Ничек уйлыйсыз, әгәр сезнең суыгыз һич ала алмаслык тирән җир астына киткән булып әверелсә, кем китерер сезгә кайнап агучы чишмә суларын?" |
|
5272 | 68 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم ن والقلم وما يسطرون |
| | | Нун. Вә Ләүхүл Мәхфузны язган каләм белән һәм фәрештәдә язган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре илә ант итәмен. |
|
5273 | 68 | 2 | ما أنت بنعمة ربك بمجنون |
| | | Ий Мухәммәд г-м, син мәҗнүн түгелсең, бәлки Раббыңнан пәйгамбәрлек нигъмәте белән хөрмәтләнгәнсең. |
|
5274 | 68 | 3 | وإن لك لأجرا غير ممنون |
| | | Сиңа, әлбәттә, һич киселми торган әҗер вә нигъмәт бардыр. |
|
5275 | 68 | 4 | وإنك لعلى خلق عظيم |
| | | Тәхкыйк син күркәм холыктасың. |
|
5276 | 68 | 5 | فستبصر ويبصرون |
| | | Ий Мухәммәд, тиздән күрерсең һәм хакны инкяр итүче кәферләр күрерләр: |
|
5277 | 68 | 6 | بأييكم المفتون |
| | | кайсыларыгыз Мәҗнүн исеме илә фетнәләргә лаек икәнен. Ягъни мөэминнәрме яки кәферләрме мәҗнүн-тиздән белерләр. |
|
5278 | 68 | 7 | إن ربك هو أعلم بمن ضل عن سبيله وهو أعلم بالمهتدين |
| | | Тәхкыйк синең Раббың – Ул белүчедер Аның юлыннан адашкан кешене вә Ул белүчедер туры юлга күнелгән кешене. |
|