نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5205 | 64 | 6 | ذلك بأنه كانت تأتيهم رسلهم بالبينات فقالوا أبشر يهدوننا فكفروا وتولوا واستغنى الله والله غني حميد |
| | | Аларга дөньяда һәм ахирәттә ґәзаб тиешле булды менә бу сәбәпле, тәхкыйк аларга пәйгамбәрләре төрле могҗизалар һәм Исламның хаклыгына ачык дәлилләр белән килә иделәр, алар әйттеләр: "Әйә безне туры юлга кешеме күндерер?" Ягъни пәйгамбәрләрнең фәрештәдән булуын теләделәр. Алар шуның өчен пәйгамбәрләрне инкяр иттеләр вә хакны кабул итүдән баш тарттылар, Аллаһ моңсыздыр аларның ышануларына һич ихтыяҗы юктыр. Аллаһ бай вә һәр эшендә мактаулы. |
|
5206 | 64 | 7 | زعم الذين كفروا أن لن يبعثوا قل بلى وربي لتبعثن ثم لتنبؤن بما عملتم وذلك على الله يسير |
| | | Кәферләр үзләренчә "үлгәннән соң терелү булмый" дигән сүзләрен дөресләп маташалар. Син аларга әйт: "Бәлки, әлбәттә, терелерсез, Раббымның исеме илә ант итеп әйтәмен, әлбәттә, терелеп каберләрегездән кубарылып чыгачаксыз, соңра кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирелмеш булырсыз. Бу эш Аллаһуга бик җиңелдер. |
|
5207 | 64 | 8 | فآمنوا بالله ورسوله والنور الذي أنزلنا والله بما تعملون خبير |
| | | Кубарылу хак булгач, Аллаһуга вә Аның рәсүленә һәм Без иңдергән гакыл нуры булган Коръәнгә ышаныгыз! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардыр. |
|
5208 | 64 | 9 | يوم يجمعكم ليوم الجمع ذلك يوم التغابن ومن يؤمن بالله ويعمل صالحا يكفر عنه سيئاته ويدخله جنات تجري من تحتها الأنهار خالدين فيها أبدا ذلك الفوز العظيم |
| | | Аллаһ сезне бер көнне җыяр, кыямәт көнендә җыеп хисаб алу өчен, бу хисаб өчен җыелган көн, чын алдану көнедер, ягъни ул көндә һәркем дөньяга алданганлыгын белер: мөшрикләрнең, монафикъларның, сихерчеләрнең, багучыларның, риячыларның, бидеґәтчеләрнең, даими хәрам ашаган, хәрам эчкән кешеләрнең, хаксыз кешеләрне рәнҗеткән залимнәрнең һәм башка бозык эшләрне эшләүчеләрнең кылган гамәлләре юкка чыккан булыр. Берәү бу эшләрдән сакланган хәлдә яки тәүбә итеп төзәлгән хәлдә Аллаһуга иман китереп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылса, Аллаһ ул кешенең яман эшләрен җуяр, бетерер һәм аларны асларыннан елгалар ага торган бакчаларга кертер, алар анда мәңге калырлар. Шундый бакчага мәңгегә керү – олугъ уңышка ирешүдер. |
|
5209 | 64 | 10 | والذين كفروا وكذبوا بآياتنا أولئك أصحاب النار خالدين فيها وبئس المصير |
| | | Иманны инкяр итеп аятьләребезне ялганга тоткан кешеләр – алар ут әһелләредер анда мәңге калучылардыр, ул ут ни яман урындыр. |
|
5210 | 64 | 11 | ما أصاب من مصيبة إلا بإذن الله ومن يؤمن بالله يهد قلبه والله بكل شيء عليم |
| | | Кайгы бәла-каза ирешмәде, мәгәр Аллаһуның теләге белән генә иреште. Берәү итагать иткән хәлдә Аллаһуга иман китерсә, Аллаһ ул кешенең күңелен хаклыкка күндерер. Аллаһ һәрнәрсәне белүче. |
|
5211 | 64 | 12 | وأطيعوا الله وأطيعوا الرسول فإن توليتم فإنما على رسولنا البلاغ المبين |
| | | Аллаһуга итагать итегез, вә расүлгә итагать итегез, аларның боерыкларын җиренә җиткереп үтәгез, әгәр карышсагыз, итагать итүдән баш тартсагыз, бит расүлебезнең бурычы фәкать сезгә Безнең хөкемнәребезне ирештермәк, ачык итеп аңлатмактыр. |
|
5212 | 64 | 13 | الله لا إله إلا هو وعلى الله فليتوكل المؤمنون |
| | | Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генә, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр! |
|
5213 | 64 | 14 | يا أيها الذين آمنوا إن من أزواجكم وأولادكم عدوا لكم فاحذروهم وإن تعفوا وتصفحوا وتغفروا فإن الله غفور رحيم |
| | | Ий мөэминнәр, тәхкыйк сезнең хатыннарыгыздан һәм балаларыгыздан бардыр сезгә дошман булганнары, алардан сакланыгыз, гафил булмагыз! Әгәр аларны гафу итсәгез һәм аларны шелтә кылуны куеп хата эшләрен кичерсәгез, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле. |
|
5214 | 64 | 15 | إنما أموالكم وأولادكم فتنة والله عنده أجر عظيم |
| | | Сезнең малларыгыз һәм балаларыгыз, сезнең өчен фәкать фетнә. Әмма Аллаһ юлында булганнарга Аллаһ хозурында олугъ әҗерләр бар. |
|