نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5130 | 59 | 4 | ذلك بأنهم شاقوا الله ورسوله ومن يشاق الله فإن الله شديد العقاب |
| | | Аларга бу ґәзаб, Аллаһудан вә Аның рәсүленнән киселгәннәре, каршылык күрсәткәннәре өчендер, берәү Аллаһуга каршылык күрсәтсә, аны Аллаһ каты ґәзаб белән ґәзабландырыр. |
|
5131 | 59 | 5 | ما قطعتم من لينة أو تركتموها قائمة على أصولها فبإذن الله وليخزي الفاسقين |
| | | Әлеге яһүд авылын камап торган вакытларында, аларның хөрмә агачларын кисү- кисмәү хакында Сәхабәләр бәхәсләштеләр, бу аять шул хакта инде: хөрмә агачларын кисүегез, яисә кисмичә тамырларында калдыруыгыз – Аллаһуның теләге беләндер, дәхи Аллаһуның шулай кылмагы фәсыйкларны хур кылмак өчендер. |
|
5132 | 59 | 6 | وما أفاء الله على رسوله منهم فما أوجفتم عليه من خيل ولا ركاب ولكن الله يسلط رسله على من يشاء والله على كل شيء قدير |
| | | Әлеге авылдан Аллаһ кайтарган насыйб иткән табыш малы Үзенең рәсүленәдер, сез Сәхабәләр ул малны алыр өчен ат чаптырмадыгыз һәм дөя дә чаптырмадыгыз, ягъни ул авылны сугышмыйча җиңел генә алдыгыз, ләкин Аллаһ рәсүлләрен теләгән кешеләргә өстен кылыр ягъни, дошманнарын җиңәрләр. Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер. |
|
5133 | 59 | 7 | ما أفاء الله على رسوله من أهل القرى فلله وللرسول ولذي القربى واليتامى والمساكين وابن السبيل كي لا يكون دولة بين الأغنياء منكم وما آتاكم الرسول فخذوه وما نهاكم عنه فانتهوا واتقوا الله إن الله شديد العقاب |
| | | Аллаһ сугышлардан кайтарган табыш малы – җиңелгән шәһәрләр вә авыллардан алынган мал Аллаһуның рәсүленә тапшырылыр һәм бирелер: Аллаһ юлына, пәйгамбәргә, пәйгамбәрнең якыннарына, ятимнәргә, мескеннәргә һәм малы беткән мөсафирләргә, Хаҗиләргә, Аллаһ шулай кайда биреләчәк урыннарын күрсәтте, сездән булган байлар үзара даулашып алып бетереп фәкыйрьләр, зәгыйфьләр буш калмасын өчен. Пәйгамбәр сезне нәрсәдән тыйса – тыелыгыз, вә нәрсәне сезгә китерсә – кабул итеп алыгыз! Вә Аллаһудан куркыгыз! Тәхкыйк Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр. |
|
5134 | 59 | 8 | للفقراء المهاجرين الذين أخرجوا من ديارهم وأموالهم يبتغون فضلا من الله ورضوانا وينصرون الله ورسوله أولئك هم الصادقون |
| | | Җиңеллек белән алынган табыш малы, йортларыннан чыгарылып вә малларыннан аерылып дин өчен күчеп киткән мүһаҗирләрнең фәкыйрьләренә бирелер, ул мүһаҗирләр Аллаһуның юмартлыгыннан нигъмәтне вә Аллаһуның ризалыгын кәсеб итәләр, дәхи Аллаһ диненә вә Аның рәсүленә ярдәм бирәләр, әнә шулардыр хак мөэминнәр. |
|
5135 | 59 | 9 | والذين تبوءوا الدار والإيمان من قبلهم يحبون من هاجر إليهم ولا يجدون في صدورهم حاجة مما أوتوا ويؤثرون على أنفسهم ولو كان بهم خصاصة ومن يوق شح نفسه فأولئك هم المفلحون |
| | | Дәхи ул табыш малы, Мәккәдән Мәдинәгә күчеп баручы мүһаҗирләр өчен йортларын хәзерләп торучы Әнсарларгадыр, дәхи алар иманны кабул иттеләр мүһаҗирләр Мәдинәгә килмәс борын, ул ансарлар үзләренә Мәккәдән күчеп килгән мүһаҗирләрне сөяләр, вә алар тапмаслар күңелләрендә ачуны вә хөседне мүһаҗирләргә табыш малы бирелгән өчен, ягъни пәйгамбәр әлеге яһүд авылыннан алынган табыш малын мүһаҗирләргә генә бүлеп бирде, аның өчен Әнсарларның кәефе кимеде, вә мүһаҗирләргә үзләренең өсләренә йөкләп бүлгән малларын уртаклашалар, гәрчә ул заманада ачлык сәбәбле аларга биргән нәрсәләргә үзләре мохтаҗ булсалар да. Берәү нәфесенең бик саранлыгыннан сакланылса, ягъни бирәсе малны бирмәүдән вә тиешсез малны кешедән алудан сакланса, андый кешеләр ахирәттә өстенлек тапкан кешеләрдер. |
|
5136 | 59 | 10 | والذين جاءوا من بعدهم يقولون ربنا اغفر لنا ولإخواننا الذين سبقونا بالإيمان ولا تجعل في قلوبنا غلا للذين آمنوا ربنا إنك رءوف رحيم |
| | | Дәхи табыш маллары ул мүһаҗирләр вә Әнсарлардан соң кыямәткә хәтле килә торган мөселманнарның мохтаҗларына, вә мүһаҗирләренә, Әнсарларынадыр, алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне ярлыкагыл дәхи бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә ярлы кагыл, вә безнең күңелләребездә урынлаштырмагыл иман китергән кешеләргә ачуны вә хөседне, ий Раббыбыз, Син, әлбәттә, йомшак вә рәхимлесең!" |
|
5137 | 59 | 11 | ألم تر إلى الذين نافقوا يقولون لإخوانهم الذين كفروا من أهل الكتاب لئن أخرجتم لنخرجن معكم ولا نطيع فيكم أحدا أبدا وإن قوتلتم لننصرنكم والله يشهد إنهم لكاذبون |
| | | Монафикъларны күрмисеңме, алар китабий кәферләрдән булган яһүд кардәшләренә әйтәләр: "Әгәр сез Мәдинәдән чыгарылсагыз, әлбәттә, сезнең белән без дә чыгачакбыз һәм сезнең зарарыгызга мәңге һичкемгә итагать итмәбез вә әгәр сугышылсагыз, әлбәттә, сезгә ярдәм итәрбез", – дип. Аллаһ беләдер – тәхкыйк монафикълар ялганчылардыр. |
|
5138 | 59 | 12 | لئن أخرجوا لا يخرجون معهم ولئن قوتلوا لا ينصرونهم ولئن نصروهم ليولن الأدبار ثم لا ينصرون |
| | | Әгәр яһүдләр Мәдинәдән чыгарылсадыр, монафикълар яһүдләр белән бергә чыкмаслар, вә әгәр яһүдләр сугыш кылынсалар монафикълар яһүдләргә ярдәм итмәсләр, әгәр яһүдләргә ярдәм бирә калсалар, ул вакытта, әлбәттә, борылып артларына качарлар, соңра ярдәмсез калырлар. |
|
5139 | 59 | 13 | لأنتم أشد رهبة في صدورهم من الله ذلك بأنهم قوم لا يفقهون |
| | | Монафикъларның күңелләренә, әлбәттә, Аллаһуга караганда сез катырак куркынычлысыз, ягъни, монафикълар Аллаһудан курыкмаслар, сездән куркырлар, Аллаһудан курыкмыйча сездән куркулары – хаклыктан һичнәрсә аңламаганлыкларыннандыр. |
|