نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5119 | 58 | 15 | أعد الله لهم عذابا شديدا إنهم ساء ما كانوا يعملون |
| | | Аллаһ аларга каты ґәзабны хәзерләде, ул монафикъларның эшләре бик яман булды. |
|
5120 | 58 | 16 | اتخذوا أيمانهم جنة فصدوا عن سبيل الله فلهم عذاب مهين |
| | | Ялган антларын үзләренә калкан иттеләр ягъни аның белән җаннарын сакладылар, югыйсә монафикъларга үлем җәзасы тиешледер. Алар кешеләрне Аллаһ юлында сугышудан, ислам диненә керүдән һәм Коръән белән гамәл кылудан тыйдылар, аларга хур итүче каты ґәзабтыр. |
|
5121 | 58 | 17 | لن تغني عنهم أموالهم ولا أولادهم من الله شيئا أولئك أصحاب النار هم فيها خالدون |
| | | Әлбәттә аларга маллары да вә балалары да Аллаһ ґәзабыннан котылырга файда бирмәс, алар ут әһелләредер, алар анда мәңге калырлар. |
|
5122 | 58 | 18 | يوم يبعثهم الله جميعا فيحلفون له كما يحلفون لكم ويحسبون أنهم على شيء ألا إنهم هم الكاذبون |
| | | Аллаһ кыямәт көнендә аларның барын да кубарыр, һәм алар без мөэминнәрбез, монафикъ түгелләрбез, дип Аллаһуга ант итәрләр, дөньяда вакытларында сезгә ялганлап ант иткәннәре кеби, алар үзләренең ялган иманнарыннан файда күрәбез дип уйлыйлар, әйә алар чын ялганчылар түгелләрме? |
|
5123 | 58 | 19 | استحوذ عليهم الشيطان فأنساهم ذكر الله أولئك حزب الشيطان ألا إن حزب الشيطان هم الخاسرون |
| | | Шайтан аларга ирекле булды, аларны үзенә кол итте, Аллаһ зекере булган Коръән вәгазьләрен һәм хөкемнәрен аларга оныттырды, ул монафикълар шайтан гаскәрләредер, әгаһ булыгыз, алардыр һәлак булучылар. |
|
5124 | 58 | 20 | إن الذين يحادون الله ورسوله أولئك في الأذلين |
| | | Дөреслектә Аллаһуга һәм Аның рәсүленә хыйлафлык, кылучылар, ягъни Аллаһ тыйган эшләрдән тыелмыйлар һәм кушканнарын үтәмиләр шулай ук Коръән хөкемнәрен яклап тартышмыйлар, бәлки ялганны, бидеґәт гамәлләрне яклап мөэминнәр белән тартышалар, алар хур вә хәкыйрь булган бик яман кешеләр җөмләсеннән. |
|
5125 | 58 | 21 | كتب الله لأغلبن أنا ورسلي إن الله قوي عزيز |
| | | Аллаһ тәкъдир кылды вә язды: "Мин, әлбәттә, һәр эштә җиңәрмен, өстен булырмын һәм расүлләрем дә дошманнарын җиңәрләр", – дип. Әлбәттә, Аллаһ куәтле вә җиңүчедер |
|
5126 | 58 | 22 | لا تجد قوما يؤمنون بالله واليوم الآخر يوادون من حاد الله ورسوله ولو كانوا آباءهم أو أبناءهم أو إخوانهم أو عشيرتهم أولئك كتب في قلوبهم الإيمان وأيدهم بروح منه ويدخلهم جنات تجري من تحتها الأنهار خالدين فيها رضي الله عنهم ورضوا عنه أولئك حزب الله ألا إن حزب الله هم المفلحون |
| | | Аллаһуга вә кыямәт көненә иман китергән хак мөэминнәрне, Аллаһуга вә Аның расүленә хийлафлык кылучыга дус тапмассың, ягъни хак мөэминнәр Коръән белән гамәл кылырлар, әмма Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләргә һич тә дус булмаслар, аларга иярмәсләр һәм алардан курыкмаслар, гәрчә ул Коръән белән гамәл кылмаучылар үзләренең аталары булсалар да, яки балалары булсалар да, яки кардәш ыругълары булсалар да Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен алардан киселерләр бергә яшәмәсләр. Коръән белән гамәл кылып та Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрдән киселгән хак мөэминнәрнең күңеленә Аллаһ иманны ныклап беркетте, вә аларны Үзеннән булган рухи куәт белән куәтләде, дәхи аларны кертер асларыннан татлы елгалар агучы бакчаларга, алар анда мәңге калучылардыр, Аллаһ алардан разыйдыр вә алар да Аллаһудан разыйлардыр биргән, нигъмәтләренә шөкер итүчеләрдер, алар Аллаһ гаскәрләредер, әгаһ булыгыз, тәхкыйк Аллаһ гаскәрләре ґәзабтан котылып өстенлек табучылардыр. "Ий Раббыбыз, безне дә Коръән белән гамәл кылдырып, шулар җөмләсеннән кыл!" |
|
5127 | 59 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم سبح لله ما في السماوات وما في الأرض وهو العزيز الحكيم |
| | | Җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар, Аллаһ һәр кимчелектән пакь дип игътикад иттеләр, Аны мактап тәсбихләр әйттеләр. Ул – Аллаһ һәр эштә өстен вә һәр эшне белеп эшләүчедер. Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчеп килгәч, Мәдинәгә якын бер авылда торучы Бәнүн назыйр яһүдләре белән бер-берсенең зарарына йөрмәскә сүз бирештеләр. Бәдер сугышында Мухәммәд г-м җиңгәч, бу яһүдләр әйттеләр: "Безнең Тәүратыбызда сыйфатлары зекер ителгән һәм Аллаһудан ярдәм белән вәгъдә кылынган пәйгамбәр шушы булырга кирәк" – дип. Әмма Өхүд сугышында мөселманнар җиңелгәч, шөбһәләнделәр һәм башлыклары Кәґәб бин Әшрәф кырык алты кеше белән Мәккәгә барып мөселманнарга каршы мөшрикләргә ярдәм итәргә Әбү Сүфьянга вәгъдә бирде. Җәбраил фәрештә бу вакыйганы Мухәммәд г-мгә белдерде. Мухәммәд г-м Кәґәбнең сөт кардәше Мөлимә бин Мухәммәдкә Кәґәбне үтерергә кушты. Һәм бу кеше Кәґәбне бер хәйлә белән кырга алып чыгып үтерде. Соңра Мухәммәд г-м гаскәр белән барып яһүдләрнең авылларын унбиш көн мүхасара кылып торды, чөнки алар таза ясалган кальгае эчендә иделәр. Ахырда авылларын ташлап читкә күчеп китәргә Мухәммәд г-м белән солых ясадылар һәм авылдан чыгып киттеләр". |
|
5128 | 59 | 2 | هو الذي أخرج الذين كفروا من أهل الكتاب من ديارهم لأول الحشر ما ظننتم أن يخرجوا وظنوا أنهم مانعتهم حصونهم من الله فأتاهم الله من حيث لم يحتسبوا وقذف في قلوبهم الرعب يخربون بيوتهم بأيديهم وأيدي المؤمنين فاعتبروا يا أولي الأبصار |
| | | Аллаһ китап әһеле булган әлеге яһүд кәферләрен беренче мәртәбә йортларыннан чыгарды. Әүвәлге чыгарылуларында Хәйбәргә күчтеләр. Әмма икенче мәртәбә Ґүмәр хәлифә вакытында Хәйбәрдән чыгарылып Шамга күчерелделәр. Ий сез мөэминнәр, аларның йортларыннан чыгарылуларын уйламаган да идегез, вә ул яһүдләр Аллаһ ґәзабыннан аларны крепостьлары саклар дип уйлыйлар иде, ләкин аларга Аллаһ каһәре һич уйламаган җирләреннән килде, вә Аллаһ күңелләренә курку салды, үзләренең куллары вә мөэминнәрнең куллары белән үз йортларын җимерер булдылар. Яһүдләр, мөселманнарга калмасын дип, йортларын җимерделәр, мөселманнар илә сугышырга иркен булсын дип җимерделәр, ләкин яһүдләр куркып сугышмадылар". Ий гакыл ияләре боларның хәлләреннән гыйбрәтләнегез, Аллаһудан куркучы булыгыз! |
|