نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5110 | 58 | 6 | يوم يبعثهم الله جميعا فينبئهم بما عملوا أحصاه الله ونسوه والله على كل شيء شهيد |
| | | Аллаһ кыямәт көнне аларның барчасын кубарыр вә кылган эшләреннән хәбәр бирер, алар эшләп оныткан гамәлләрне Аллаһ барын да санаган һәм язган, Аллаһ һәрнәрсәгә шаһиддер Аңа һичнәрсә яшерен түгел. |
|
5111 | 58 | 7 | ألم تر أن الله يعلم ما في السماوات وما في الأرض ما يكون من نجوى ثلاثة إلا هو رابعهم ولا خمسة إلا هو سادسهم ولا أدنى من ذلك ولا أكثر إلا هو معهم أين ما كانوا ثم ينبئهم بما عملوا يوم القيامة إن الله بكل شيء عليم |
| | | Әйә беләсеңме, тәхкыйк Аллаһ җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне беләдер, булмас өч кешенең яшерен сөйләшүләре, мәгәр Аллаһ дүртенчесе булып сүзләрен тыңлар, булмас биш кешенең яшерен сөйләшүләре, мәгәр Аллаһ алтынчысы булып сүзләрен ишетер, дәхи болардан азрак бер яки ике кеше, яки күбрәк алты, җиде кеше сөйләшмәсләр, мәгәр Ул – Аллаһ алар белән бергәдер кайда гына булсалар да, соңра аларның эшләгән эшләреннән хәбәр бирер кыямәт көнендә, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүчедер. |
|
5112 | 58 | 8 | ألم تر إلى الذين نهوا عن النجوى ثم يعودون لما نهوا عنه ويتناجون بالإثم والعدوان ومعصيت الرسول وإذا جاءوك حيوك بما لم يحيك به الله ويقولون في أنفسهم لولا يعذبنا الله بما نقول حسبهم جهنم يصلونها فبئس المصير |
| | | Әйә күрмисеңме мөэминнәр алдында яшерен сөйләшүдән тыелган кешеләрне. Монафикълар мөэминнәрне күрсәләр, бер-берсенә күз кысышып яшерен сөйләшерләр иде. Аларның моннан теләкләре, мөселманнарны мәсхәрә итү һәм аларны шөбһәгә төшерү иде. Аллаһ бу аять белән аларны ул эштән тыйды. Соңра алар Аллаһ тыйган бу эшкә кайтырлар һәм гөнаһлы сүзләр вә мөселманнарга дошманлык сүзләр белән яшерен сөйләшерләр дәхи пәйгамбәргә дошманлык белән, ий Мухәммәд г-м, әгәр синең яныңа килсәләр, сиңа сәлам бирәләр, Аллаһ сиңа бирмәгән сәлам белән. Вә үзара сөйләшерләр: "Әгәр Мухәммәдне мәсхәрә кылып әйткән сүзебез өчен Аллаһ безне ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә күптән ґәзаб кылыр иде, Мухәммәд пәйгамбәр түгел", – дип. Ґәзабтан котыла алмаслар, аларга ґәзаб өчен җәһәннәм җитәр, ул җәһәннәмгә кереп ґәзаб ителерләр, ул җәһәннәм ни яман кайтачак урындыр. |
|
5113 | 58 | 9 | يا أيها الذين آمنوا إذا تناجيتم فلا تتناجوا بالإثم والعدوان ومعصيت الرسول وتناجوا بالبر والتقوى واتقوا الله الذي إليه تحشرون |
| | | Ий мөэминнәр әгәр яшерен сөйләшсәгез, гөнаһлы вә дошманлык сүзләре белән сөйләшмәгез, һәм пәйгамбәргә гөнаһлы була торган сүзләрне сөйләмәгез, бәлки яхшылык турында һәм гөнаһтан саклану турында сөйләшегез, вә барчагыз да кубарылып Аның Хозурына кайтачак Аллаһудан куркыгыз Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! |
|
5114 | 58 | 10 | إنما النجوى من الشيطان ليحزن الذين آمنوا وليس بضارهم شيئا إلا بإذن الله وعلى الله فليتوكل المؤمنون |
| | | Яшерен яман сүзләр белән сөйләшмәк фәкать шайтаннандыр, ул шайтан мөэминнәргә һич тә зарар китерүче түгел, мәгәр Аллаһ теләге белән генә китерер, шулай булгач мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар вә эшләрен Аңа тапшырсыннар! |
|
5115 | 58 | 11 | يا أيها الذين آمنوا إذا قيل لكم تفسحوا في المجالس فافسحوا يفسح الله لكم وإذا قيل انشزوا فانشزوا يرفع الله الذين آمنوا منكم والذين أوتوا العلم درجات والله بما تعملون خبير |
| | | Ий мөэминнәр, әгәр сезгә мәҗлесләрдә киңлек кылыгыз диелсә, киплек кылыгыз кергән кешеләргә урын бирегез һәм хакны сөйләргә вә тыңларга да ирек бирегез, Аллаһ сезгә җәннәттә киңлек кылыр, әгәр таралыгыз диелсә, эшләрегезгә таралыгыз, сездән иман китереп итагать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер. |
|
5116 | 58 | 12 | يا أيها الذين آمنوا إذا ناجيتم الرسول فقدموا بين يدي نجواكم صدقة ذلك خير لكم وأطهر فإن لم تجدوا فإن الله غفور رحيم |
| | | Ий мөэминнәр, әгәр расүл белән сөйләшмәк булсагыз, сөйләшүегездән әүвәл садака бирегез, садака биреп сөйләшүегез сезнең өчен хәерледер вә гөнаһтан пакьләнүдер, әгәр садака тапмасагыз, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер. |
|
5117 | 58 | 13 | أأشفقتم أن تقدموا بين يدي نجواكم صدقات فإذ لم تفعلوا وتاب الله عليكم فأقيموا الصلاة وآتوا الزكاة وأطيعوا الله ورسوله والله خبير بما تعملون |
| | | Сөйләшүдән әүвәл садака бирсәгез, фәкыйрь булырбыз дип курыктыгызмы? Әгәр садака бирмәсәгез, Аллаһ ул куркуыгызны гафу итте, намазларны үтәгез вә малларыгыздан зәкят бирегез вә Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер. |
|
5118 | 58 | 14 | ألم تر إلى الذين تولوا قوما غضب الله عليهم ما هم منكم ولا منهم ويحلفون على الكذب وهم يعلمون |
| | | Күрмисеңме Аллаһ ачуланган кәфер кавемгә дус булган кешеләрне, ягъни монафикълар, яһүдләр белән дуслашып мөселманнарның серләрен аларга сөйли иделәр. Ул монафикълар сездән түгелләр, тыштан мөселман булып йөрсәләр дә иманнары юк, һәм алар яһүдләрдән дә түгелләр аларга дус булсалар да яһүд динендә түгелләр, бәлки ике арада аптырап йөрүчеләрдер, һәм Аллаһ исеме илә ялганга ант итәләр, үзләре ялган икәнен беләләр. |
|
5119 | 58 | 15 | أعد الله لهم عذابا شديدا إنهم ساء ما كانوا يعملون |
| | | Аллаһ аларга каты ґәзабны хәзерләде, ул монафикъларның эшләре бик яман булды. |
|