نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5026 | 56 | 47 | وكانوا يقولون أئذا متنا وكنا ترابا وعظاما أإنا لمبعوثون |
| | | Дәхи әйтәләр иде: "Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме. |
|
5027 | 56 | 48 | أوآباؤنا الأولون |
| | | Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел", – дип. |
|
5028 | 56 | 49 | قل إن الأولين والآخرين |
| | | Әйт: "Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә. |
|
5029 | 56 | 50 | لمجموعون إلى ميقات يوم معلوم |
| | | Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар. |
|
5030 | 56 | 51 | ثم إنكم أيها الضالون المكذبون |
| | | Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез. |
|
5031 | 56 | 52 | لآكلون من شجر من زقوم |
| | | Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз. |
|
5032 | 56 | 53 | فمالئون منها البطون |
| | | Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз, |
|
5033 | 56 | 54 | فشاربون عليه من الحميم |
| | | вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны. |
|
5034 | 56 | 55 | فشاربون شرب الهيم |
| | | Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез. |
|
5035 | 56 | 56 | هذا نزلهم يوم الدين |
| | | Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр. |
|