نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
6 | 1 | 6 | اهدنا الصراط المستقيم |
| | | Ий тәрбиячебез Аллаһ! Безләрне туры юлга күндер! (Туры юл – Коръән һәм сөннәт юлыдыр). |
|
7 | 1 | 7 | صراط الذين أنعمت عليهم غير المغضوب عليهم ولا الضالين |
| | | Ул юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безләрне Синең ачуың төшкән вә адашкан кешеләрне бидеґәтъ һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер, ягъни Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер! |
|
8 | 2 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم الم |
| | | Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ үзе генә беләдер. |
|
9 | 2 | 2 | ذلك الكتاب لا ريب فيه هدى للمتقين |
| | | Коръәннең Аллаһудан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъвә мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче – һидәятдер. |
|
10 | 2 | 3 | الذين يؤمنون بالغيب ويقيمون الصلاة ومما رزقناهم ينفقون |
| | | Ул тәкъвә мөэминнәр күрмичә күргән кеби Аллаһуга ышаналар. Һәм йөкләтелгән намазларны вакытында укыйлар, һәм Без биргән байлыктан садакалар бирәләр. |
|
11 | 2 | 4 | والذين يؤمنون بما أنزل إليك وما أنزل من قبلك وبالآخرة هم يوقنون |
| | | Ий Мухәммәд г-м, ул тәкъвә мөэминнәр сиңа иңдерелгән Коръәнгә ышанып, аның белән гамәл кылалар һәм синнән элек иңдерелгән китапларга да ышаналар (ләкин Тәүрат вә Инҗил белән гамәл кылмыйлар) һәм ахирәткә дә ышанып, аның өчен гамәл кылалар. |
|
12 | 2 | 5 | أولئك على هدى من ربهم وأولئك هم المفلحون |
| | | Ул тәкъва мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күнүчеләр һәм алар ахирәттә өстенлек табучылар. |
|
13 | 2 | 6 | إن الذين كفروا سواء عليهم أأنذرتهم أم لم تنذرهم لا يؤمنون |
| | | Аллаһуга, Коръәнгә ышанмаган көферләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытсаң да, куркытмасаң да бертигез, һич иман китермәсләр. |
|
14 | 2 | 7 | ختم الله على قلوبهم وعلى سمعهم وعلى أبصارهم غشاوة ولهم عذاب عظيم |
| | | Аллаһу тәгалә көферләрнең күңелләренә аңламаулык, колакларына ишетмәүлек, күзләренә күрмәүлек пәрдәсен корды һәм аларга ахирәттә олугъ ґәзаб булыр. |
|
15 | 2 | 8 | ومن الناس من يقول آمنا بالله وباليوم الآخر وما هم بمؤمنين |
| | | Мөселманнар арасында монафикълар да бар, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышандык диләр, ләкин үзләре ышанучы түгелләр. |
|