نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5000 | 56 | 21 | ولحم طير مما يشتهون |
| | | Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр. |
|
5001 | 56 | 22 | وحور عين |
| | | Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар. |
|
5002 | 56 | 23 | كأمثال اللؤلؤ المكنون |
| | | Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер. |
|
5003 | 56 | 24 | جزاء بما كانوا يعملون |
| | | Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр. |
|
5004 | 56 | 25 | لا يسمعون فيها لغوا ولا تأثيما |
| | | Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр. |
|
5005 | 56 | 26 | إلا قيلا سلاما سلاما |
| | | Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр. |
|
5006 | 56 | 27 | وأصحاب اليمين ما أصحاب اليمين |
| | | Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле. |
|
5007 | 56 | 28 | في سدر مخضود |
| | | Чәнечкесез сәдер агачлары астында. |
|
5008 | 56 | 29 | وطلح منضود |
| | | Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында. |
|
5009 | 56 | 30 | وظل ممدود |
| | | Вә даимән булучы күләгәдә. |
|