نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4988 | 56 | 9 | وأصحاب المشأمة ما أصحاب المشأمة |
| | | Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр. |
|
4989 | 56 | 10 | والسابقون السابقون |
| | | Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар. |
|
4990 | 56 | 11 | أولئك المقربون |
| | | Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле |
|
4991 | 56 | 12 | في جنات النعيم |
| | | Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер. |
|
4992 | 56 | 13 | ثلة من الأولين |
| | | Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер. |
|
4993 | 56 | 14 | وقليل من الآخرين |
| | | Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр. |
|
4994 | 56 | 15 | على سرر موضونة |
| | | Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда. |
|
4995 | 56 | 16 | متكئين عليها متقابلين |
| | | Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә. |
|
4996 | 56 | 17 | يطوف عليهم ولدان مخلدون |
| | | Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр. |
|
4997 | 56 | 18 | بأكواب وأباريق وكأس من معين |
| | | Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән. |
|