نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4897 | 54 | 51 | ولقد أهلكنا أشياعكم فهل من مدكر |
| | | Ий кәферләр сезнең кеби кәферләрне күп һәлак кылдык, әйә шуларны уйлап фикерләп гыйбрәтләнүче бармы? |
|
4898 | 54 | 52 | وكل شيء فعلوه في الزبر |
| | | Ул кәферләрнең һәр кылган эшләре гамәл дәфтәрләрендәдер. |
|
4899 | 54 | 53 | وكل صغير وكبير مستطر |
| | | Яхшылыктан вә явызлыктан һәр кечкенә эш һәм олугъ эш язылгандыр. |
|
4900 | 54 | 54 | إن المتقين في جنات ونهر |
| | | Тәхкыйк Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр, җәннәтләрдә татлы елгалар янындадырлар. |
|
4901 | 54 | 55 | في مقعد صدق عند مليك مقتدر |
| | | Хак булган изге мәҗлестә булырлар, һәр нәрсәгә көче җиткүче Аллаһу тәгалә хозурында. |
|
4902 | 55 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم الرحمن |
| | | Рәхимле Аллаһ. |
|
4903 | 55 | 2 | علم القرآن |
| | | Расүле Мухәммәд г-мгә Коръәнне өйрәтте. |
|
4904 | 55 | 3 | خلق الإنسان |
| | | Кешене халык кылды. |
|
4905 | 55 | 4 | علمه البيان |
| | | Ул кешегә сөйләүне вә уку, язуны һәм аңлау-аңлатуны өйрәтте. |
|
4906 | 55 | 5 | الشمس والقمر بحسبان |
| | | Кояш вә ай үзләренең юлларында бер билгеле үлчәү белән йөрүчеләрдер. |
|