نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4881 | 54 | 35 | نعمة من عندنا كذلك نجزي من شكر |
| | | аларга Үзебездән нигъмәт итеп, ягъни аларны коткаруыбыз зур нигъмәтдер. Әнә шулай хәерле җәзалар бирәбез шөкер итеп ислам динен дөрес тоткан кешеләргә. |
|
4882 | 54 | 36 | ولقد أنذرهم بطشتنا فتماروا بالنذر |
| | | Тәхкыйк Лут аларны Безнең ґәзабыбыз белән куркытты, алар каршы килделәр вә Лут белән әрепләштеләр. |
|
4883 | 54 | 37 | ولقد راودوه عن ضيفه فطمسنا أعينهم فذوقوا عذابي ونذر |
| | | Тәхкыйк алар Луттан: "Кунакларыңны безгә бир", – дип сорадылар, ягъни Лут кавемен һәлак итәр өчен егетләр сурәтендә килгән Лут кунакларының фәрештәләр икәнлекләрен белмичә, бозык ният белән үзләренә сорадылар, Без аларны сукыр кылдык, Безнең куркытуыбызны һәм ґәзабыбызны татыгыз! |
|
4884 | 54 | 38 | ولقد صبحهم بكرة عذاب مستقر |
| | | Тәхкыйк аларга таң вакытында кыямәткә чаклы дәвам иткүче ґәзаб иреште. |
|
4885 | 54 | 39 | فذوقوا عذابي ونذر |
| | | Татыгыз Минем куркытуымны һәм ґәзабымны! |
|
4886 | 54 | 40 | ولقد يسرنا القرآن للذكر فهل من مدكر |
| | | Тәхкыйк Без Коръәнне укырга җиңел вә мәгънәсен аңнарга ачык кылдык, барча халык Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны тапсыннар өчен, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы? |
|
4887 | 54 | 41 | ولقد جاء آل فرعون النذر |
| | | Тәхкыйк Фиргаун кавеменә дә җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр килә. |
|
4888 | 54 | 42 | كذبوا بآياتنا كلها فأخذناهم أخذ عزيز مقتدر |
| | | Пәйгамбәрләр китергән аятьләрне һәм могъҗизаларны һәммәсен инкяр иттеләр, һәм аларны ґәзаб белән тоттык һәр нәрсәгә көче җиткүче вә һәр нәрсәдән өстен булган Аллаһуның тотуы белән. |
|
4889 | 54 | 43 | أكفاركم خير من أولئكم أم لكم براءة في الزبر |
| | | Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, сезнең имансыз динсезлегегез, Аллаһ хозурында Коръәндә зекер ителгән кәферләрнең имансызлыгыннан яхшыракмы, әллә сезгә ґәзаб булмас дип Аллаһудан иңдерелгән китапларда язылганмы? |
|
4890 | 54 | 44 | أم يقولون نحن جميع منتصر |
| | | Әллә кәферләр, без бик күп, бергәләшеп бер-беребезгә ярдәмләшербез диләрме? Ягъни күплек белән Аллаһуга каршы торырга телиләрме? |
|