نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4871 | 54 | 25 | أألقي الذكر عليه من بيننا بل هو كذاب أشر |
| | | Әллә аңа вәхий килгәнме безнең арабызда була торып? Бәлки ул мин пәйгамбәр дигән кеше ялганчы һәм тәкәббер кешедер", – дип. |
|
4872 | 54 | 26 | سيعلمون غدا من الكذاب الأشر |
| | | Тиздән кыямәттә белерләр, кемнең ялганчы вә тәкәббер икәнен! |
|
4873 | 54 | 27 | إنا مرسلو الناقة فتنة لهم فارتقبهم واصطبر |
| | | Тәхкыйк Без ул Сәмуд кавеменә дөяне таштан чыгаручыбыз аларны сынамак өчен, көт син, ий Салих, эшләренең ахыры ничек булыр һәм сиңа золым итүләренә чыда! |
|
4874 | 54 | 28 | ونبئهم أن الماء قسمة بينهم كل شرب محتضر |
| | | Вә аларга хәбәр бир, тәхкыйк алар арасында су бүленгәндер, ягъни бер көн алар файдалансыннар вә бер көн дөягә бирелсен, вә коедагы су ияләре тарафыннан көтелер: дөягә тиешле көндә су янында дөя хәзер булыр, Сәмуд кавеменә тиешле көндә суга алар хәзер булырлар. |
|
4875 | 54 | 29 | فنادوا صاحبهم فتعاطى فعقر |
| | | Бу кавем дөягә коедан су эчерергә разый булмыйча, дөяне үтерү өчен үзләренең бер юлдашларын чакырдылар, һәм ул залим кылычы белән дөяне кадап үтерде. |
|
4876 | 54 | 30 | فكيف كان عذابي ونذر |
| | | Менә күр, Минем аларны куркытуым һәм ґәзаб белән тотуым ничек булды? |
|
4877 | 54 | 31 | إنا أرسلنا عليهم صيحة واحدة فكانوا كهشيم المحتظر |
| | | Тәхкыйк Без аларга бер тавыш җибәрдек, алар хайваннарны саклау өчен ясалган җирдә тапталып тетелгән, корыган үлән кеби булдылар, ягъни үләне корыган тигез җирне киртә белән әйләндереп, шул киртә эченә бер көтү хайван кергәндә корыган үлән бердән тапталып тетелсә, алар да шулай каты тавыш белән бердән тетелделәр. |
|
4878 | 54 | 32 | ولقد يسرنا القرآن للذكر فهل من مدكر |
| | | Тәхкыйк Без Коръәнне укырга җиңел вә аңнарга мәгънәсен ачык кылдык, барча халык Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны тапсыннар өчен, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы? |
|
4879 | 54 | 33 | كذبت قوم لوط بالنذر |
| | | Лут кавеме җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләрне ялганга тотты. |
|
4880 | 54 | 34 | إنا أرسلنا عليهم حاصبا إلا آل لوط نجيناهم بسحر |
| | | Тәхкыйк Без аларга ташлар ата торган каты җил җибәрдек, мәгәр Лут пәйгамбәрнең өй җәмәгатен сәхәр вакытында коткардык |
|